Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

22 июнь – хәтерлибез һәм онытмыйбыз

22 июньдә "Мәңгелек ут" мемориалы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте. Почётлы урыннарны Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовикларның толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары вәкилләре алды. Чарада шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты. - 1941 елның 22 июнендә без - малайлар, балыкта идек, - дип сөйли сугышта...

22 июньдә "Мәңгелек ут" мемориалы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте.
Почётлы урыннарны Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовикларның толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары вәкилләре алды. Чарада шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты.
- 1941 елның 22 июнендә без - малайлар, балыкта идек, - дип сөйли сугышта катнашучы Пётр Кнутов, - өйгә кайткач, сугыш башлануы турында әйттеләр. Шул ук көнне хәрби комиссариат янында бик күп кеше җыелды - мобилизация башланды. 1942 нең маенда миңа да повестка килде.
Сугыш башланганда Владимир Малковка биш яшь була. Ләкин ул бу көнне мәңгелеккә хәтерендә калдыра.
- Озакламый әтине фронтка алдылар, - ди Владимир Михайлович, - ул оста тимерче иде, шуңа аны атлы армиягә җибәрделәр. Әти поход шартларында, атның аякларын тезенә куеп, аларны дагалый. 1944 елда авыруы буенча демобилизацияләнә һәм өйгә кайта. Сугыш еллары бердәнбер теләк - туйганчы ипи ашыйсы килү белән хәтеремә уелган. Утын җитмәгәнлектән, өчәр көн мичкә ягылмый, ул вакытларда 40 градуслы суыклар булды. Гаиләбез күпбалалы иде, ләкин өчебез генә исән калдык. Шуңа күрә, солдатлар гына түгел, ачлыктан һәм авырып үлгән балалар да сугыш корбаннары. 1943 елда мин мәктәпкә киттем, анда йөзәр грамм солы запеканкасы бирәләр иде, күпләр шуның белән исән калды.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтта һәм тылда Җиңүне якынайтучыларга тирән рәхмәт сүзләре адресладылар.
Сугышта катнашучы Хәсән Сәйфуллин яшь буынны патриотлар булырга, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын онытмаска өндәде.
Менделеевлылар һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучылар Билгесез солдат һәйкәленә һәм фронтларда һәлак булганнарның исемнәре уелган плитәләргә чәчәкләр куйдылар.
Чараны БИҮ коллективы әзерләде.

Ольга Смолькова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 22 июньдђ