Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • 22 менделеевлыга паспорт тапшыру тантанасы булды

    "Юность" район мәдәният йорты залында мәктәп укучыларына паспорт тапшыру тантанасы булды. Әти-әниләр, педагоглар, сыйныфташлары алар тормышында зур вакыйга шатлыгын уртаклаштылар. Изге традиция буенча "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм муниципалитет җитәкчеләре килде. Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов Россиянең яшь гражданнарын район башлыгы Игорь Привалов исеменнән...

    "Юность" район мәдәният йорты залында мәктәп укучыларына паспорт тапшыру тантанасы булды. Әти-әниләр, педагоглар, сыйныфташлары алар тормышында зур вакыйга шатлыгын уртаклаштылар.
    Изге традиция буенча "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм муниципалитет җитәкчеләре килде. Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов Россиянең яшь гражданнарын район башлыгы Игорь Привалов исеменнән котлады. Россия федераль миграция службасының Менделеевск районы идарәсе начальнигы Елена Алиева белән берлектә укучыларга шәхесне раслаучы төп документ тапшырдылар. Укучыларның һәркайсына "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән ТР Конституциясе тапшырылды.
    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чараның төп максаты - яшүсмерләрдә гражданлык, патриотизм һәм илебез өчен горурлык формалаштыру. Россия, Татарстан һәм район гимннары, Россиянең яшь гражданнары анты һичшиксез тантана атрибутлары булды.
    Алыштыргысыз алып баручылар В.Никифоров һәм Р.Хәмәтгалимова белән сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗат үзәгенең коллективлары һәм солистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты чараның рәсми өлешен тәмамлады.
    Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Лира Улько болай диде:
    - Сезнең йөрәкләрдә кешеләргә карата, үз Ватаныгызга изгелек һәм мәхәббәт хисләре сүнмәсен.
    Яшьтәшләре фикерен белдереп, беренче мәктәп укучысы Александр Петров "Ватан өчен янарбыз, пыскымабыз" диде.

    Лариса Минңегалеева

    Рәис Сәхапов фотолары


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: