Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

41 егет хәрби хезмәткә алыначак

Корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев белән язгы чакырылыш кампаниясенең барышы, аның үзенчәлекләре һәм үзгәрешләр турында әңгәмә корды. - Дамир Шамилевич, 1 апрельдән район чакыру комиссиясе эшли башлады. Быелгы чакырылышны үткәрү буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре нинди? - Язгы чакырылышта, әгәр азат ителмәгән яки кичектерелүгә хокукы...

Корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев белән язгы чакырылыш кампаниясенең барышы, аның үзенчәлекләре һәм үзгәрешләр турында әңгәмә корды.
- Дамир Шамилевич, 1 апрельдән район чакыру комиссиясе эшли башлады. Быелгы чакырылышны үткәрү буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре нинди?
- Язгы чакырылышта, әгәр азат ителмәгән яки кичектерелүгә хокукы булмаса, хәрби хезмәткә 1987-1996 елда туган яшьләр озатылалар. Хезмәт итү вакыты үзгәрешсез - 12 ай. 1 гыйнвардан гражданлык һәм муниципаль дәүләт службасы турында федераль законга үзгәрешләр үз көченә кертелде. Яңа үзгәрешләр буенча законлы нигезе булмаганда (контракт буенча хезмәт итүчеләрдән тыш), чакырылыш буенча хәрби хезмәтен үтәмәгәннәр бу службаларга эшкә алынмый. Эшче һөнәре һәм урта махсус һәм югары белеме булган 41 чакырылучыны исәпкә алу планлаштырыла.
- Беренче партияне озату май бәйрәменә туры килә. Безнең егетләрнең хезмәт итү урыннары географиясе үзгәрдеме?
- Чакырылучыларның күбесе Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларына җибәрелә. Булачак солдатларның 39 проценты коры җир гаскәрләренә, 15% - хәрби-һава көчләренә, 20% - стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, 14% - ЭЭМ эчке гаскәрләренә озатылачак. Чакырылыш кампаниясенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып хәрби белгечлекләр (шофёрлар, механик-машина йөртүчеләр һ.б.лар) буенча әзерләнгән чакырылучыларны хәрби хезмәт урынына адреслы озатуны тәэмин итү санала.
- Дамир Шамилевич, соңгы елларда булачак солдатларның белем һәм сәламәтлек дәрәҗәсе аеруча игътибар үзәгендә.
- Бүген хәрби исәптә чакырылырга тиешле 822 үсмер тора, күбесе укуларын дәвам итү сәбәпле армиягә алынудан кичектерелү хокукыннан файдалана. Чакырылучы 410 кешенең 262се медкомиссия үтте, бу 63 процент тәшкил итә. Сәламәтлек белән бәйле төп проблемаларга эндокрин система, туклану бозылу, шулай ук нерв һәм сөяк-буыннар системасы, ашкайнату органнары авырулары керә. Туберкулёз, ВИЧ-инфекция, алкоголизм, наркомания кебек социаль авырулар булуы ачыкланмады.
- Армиядән качучыларга нинди чаралар кулланыла?
- Чакырылыш чаралар комплексы буларак карала һәм аннан баш тарту армиядән качу белән тиңләшә. Нигезле сәбәпсез медицина дәлилләвенә килмәүчеләр, хәрби комиссариатка хәбәр итмичә яшәү урыныннан китүчеләр, хәрби комиссариатка яки медкомиссия үтәргә чакыру алуга имза куюдан баш тартучылар да армиягә барудан качып йөрүчеләр исәбенә кертелә. Күп егетләр, әти-әниләре кебек үк, хәрби хезмәткә барудан баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнергә мөмкин булуын аңламыйлар.
18 яшьтән 27гә кадәр качып йөрү - үсмернең үзе өчен дә, әти-әниләре өчен дә зур мораль нагрузка. Сәламәтлеге торышы буенча армиягә яраксыз кайбер менделеевлылар медкомиссия узудан баш тарта, тиешле документларны китермиләр һәм армиядән качып йөрүчеләр исемлегенә эләгәләр. Әгәр сәламәт икән, хәрби хезмәткә барырга кирәк. Хезмәт итеп кайтканнарның укырга, эшкә, дәүләт службасына урнашу мөмкинлекләре күбрәк.
- Дамир Шамилевич, узган елның октябрендә безне шефлыкка алган хәрби часть барлыкка килде. Анда хезмәткә күпме менделеевлы алыначак?
- Безнең район Йошкар-Олада урнашкан стратегик билгеләнештәге 14 нче Ракета гаскәрләре дивизиясенең 05203 нче хәрби часте белән биш елга хезмәттәшлек һәм шефлык элемтәләре турында килешү төзеде. Бу эшнең максаты - татарстанлыларның хезмәт итүен популярлаштыру һәм аны компактлы итү. Язгы чакырылышта шефлар частенә сигез менделеевлыны җибәрергә планлаштырабыз.
- Республиканың чакыру комиссиясе контракт буенча хезмәткә туплауга зур игътибар бирә. Дамир Шамилевич, комиссариат коллективы бу юнәлештә нинди эш алып бара?
- Безнең районга 17 кешене контракт буенча хезмәткә җибәрергә кирәк. Соңгы вакытта контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләрнең матди хәле сизелерлек үзгәрде. Рядовойларга айга 25 мең сум түләнә, сержантларга - 30 мең сумнан алып. Вазифаи йөкләмәләрне намуслы һәм нәтиҗәле үтәгән өчен - өч окладка кадәр, һәр елны матди ярдәм - окладтан ким түгел, Россиядән читтә яки тормыш өчен куркыныч янау белән бәйле бурычларны үтәгән өчен ай саен окладка 100% өстәмә түләү каралган. Шулай ук ерак районнарда яки авыр шартлар белән бәйле регионнарда хезмәт иткән өчен фатир бирелә.
- Чакырылыш кампаниясе барышында "кайнар линия" телефоны эшли. Менделеевлылар кайда мөрәҗәгать итә алалар?
- Хәрби хезмәткә чакырылганда кешеләргә хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларны саклау максатында "кайнар линия" телефоны эшли. Эш көннәрендә 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча шалтырата аласыз: 8-800-700-8-800. Шалтыратулар Россиянең барлык регионнарыннан бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары актуаль ђћгђмђ Менделеевчск