Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Адресларны халык әйтә

Җәйге чорда шәһәрлеләр проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап редакциягә аеруча актив шалтыраталар. Бу аңлашыла да. Бу вакытта кискен мәсьәләләр күзгә ныграк ташлана. Мәсәлән, узган атнада шундый биш шалтырау кабул иттек. Халыкны давылдан соң һаман чыгарылмаган агачлар, төзекләндерелмәгән балалар мәйданчыклары, аллеялардагы тәртипсезлекләр борчый. Без янә рейдка чыктык. Беренче эш итеп Юбилейная...

Җәйге чорда шәһәрлеләр проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап редакциягә аеруча актив шалтыраталар.
Бу аңлашыла да. Бу вакытта кискен мәсьәләләр күзгә ныграк ташлана. Мәсәлән, узган атнада шундый биш шалтырау кабул иттек. Халыкны давылдан соң һаман чыгарылмаган агачлар, төзекләндерелмәгән балалар мәйданчыклары, аллеялардагы тәртипсезлекләр борчый. Без янә рейдка чыктык.
Беренче эш итеп Юбилейная урамындагы аллеяда булдык. Быел аңа да чират җитте - юлына брусчатка җәйделәр. Ләкин нигәдер аллеяның киңлеген ике тапкыр диярлек киметтеләр. Экономия максатыннанмы?
Эскәмия куярга урыннар әзер. Юлның ян-ягында чүп баскан балчык өемнәре. Мөгаен аны аллеяның брусчатка җитмәгән өлешенә салалардыр.
- Иң мөһиме, биредә соңыннан да тәртип булсын иде, - ди ветераннар хәрәкәте активисты Владимир Малков.
- Геройлар аллеясына карарга куркыныч. Спиртлы эчемлекләр эчәләр, чүп ыргыталар. Хокук саклау органнары вәкилләре рейдларга ешрак чыксыннар һәм хулиганнарны җәзага тартсыннар иде. Бу очракта һәркайда - яңа аллеяда да чисталык булачак, - дигән фикердә мәгариф ветераны римма Гырдасова.
- Болары гынамы, - дип яныбызга килә Раиса Закирова. - Менә безнең проблеманы берничә ел чишәләр, ә йөк һаман урынында. Мин Советская һәм северная урамнары ишегалдындагы балалар мәйданчыгын күз алдында тотам.
Чыннан да, мин бу ишегалдын яхшы хәтерлим. Без балаларның уен урынының хаос икәнлеге турында берничә тапкыр яздык. Рейд барышында тагын бер тапкыр тикшерергә булдык. Бурмистров-Ушковлар урамнарыннан үттек - андагы юлларда чүп-чар аунап ята. Бу картинаны яздан бирле күзәтәбез - фантиклар, тәмәке төпчекләре, пакетлар һ.б.лар бер дә кимеми.
Менә ишегалды. Биредә бер уен элементы арткан - Карпов исемендәге химзавод балалар мәйданчыгы куйган. Ләкин башка үзгәреш юк. Шул ук кыйгайган койма, тишек өстәл, буш комлык һәм тормыш өчен куркыныч балалар атынгычы...
Фомин урамының 8 нче йортында яшәүче Елена Бондаренко редакциягә шалтыратып берничә атна элек балалар мәйданчыгына ауган топольнең әле дә алынмаганлыгын хәбәр итте. Без, ашыгыч ярдәм службасы кебек, анда да булдык. Дөрес, кешеләргә проблеманы газета битләрендә күтәреп кенә булыша алабыз, ләкин кайвакыт шул да җитә. мәсәлән узган сандагы басмадан соң Ушковлар урамындагы карт топольне алдылар.
- Көчле җил ботагын сындырды, ләкин ул бөтенләй сынмаган, асылынып тора. Янәшәсенә машинамны куймыйм, - ди Илсур Бәхтияров.
Редакциягә кайтканда Фомин урамындагы 17 нче йорт ишегалдына да кердек. Биредә балалар мәйданчыгы өчен урын бар, ә уен элементлары куелмаган. Ватык атынгыч, эскәмия, иске турник - бар булганы шулар.
- Балаларга уйнар урын юк, улым Рома белән еш кына башка ишегалларына йөрибез. Ләкин баланың үз урамында уйнау мөмкинлеге булырга тиеш - бу куркынычсызрак, - дип сөйли Лилия Красноперова.
Шунысы начар, үзләренә нинди шөгыль табарга белмәгәнлектән, үсмерләр еш кына кыңгыр гамәлләр кылалар. Мәсәлән, йорт подъездлары стеналарын яшь рәссамнарның һәм шагыйрьләрнең "иҗат эшләре" бизи. Дөрес, бу язулардан дәфтәр битләре дә оялыр иде, ә аларга кешеләр еллар буе - капиталь ремонтка кадәр карарга мәҗбүр. Аннан соң да буяучы-язучылар табылачак. Бәлки балаларның ташып торган энергиясен файдалану өчен тиешле шартлар тудыру арзангарак төшәр иде. Ул вакытта подъездларда да, ишегалларында да, аллеяларда да тәртип булыр иде.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова,
Вәсилә Мортазина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр