Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Агач кисү сезоны ачылды

    Шәһәрдә Рафаэль Сабитов җитәкчелегендәге "Төзекләндерү идарәсе" МУП хезмәткәрләре агач кисүгә керештеләр. Бу эш Пушкин урамының беренче йорты янында башланды. Анда өч карт өянке киселде. Яз башында агач һәм куакларның ябалдашларын формалаштыруга зур игътибар биреләчәк. Бу куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эшләнә, аеруча агач йортка яки электр линиясенә якын урнашкан булса. Шунлыктан,...

    Шәһәрдә Рафаэль Сабитов җитәкчелегендәге "Төзекләндерү идарәсе" МУП хезмәткәрләре агач кисүгә керештеләр. Бу эш Пушкин урамының беренче йорты янында башланды. Анда өч карт өянке киселде.
    Яз башында агач һәм куакларның ябалдашларын формалаштыруга зур игътибар биреләчәк. Бу куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эшләнә, аеруча агач йортка яки электр линиясенә якын урнашкан булса.
    Шунлыктан, Рафаэль Хәмәтович билгеләп үткәнчә, агач кисү сезоны бүгенге көннән башланды һәм ул даими дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: