Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Агач утыртабыз

    26 апрельдә республиканың барлык районнарында агач утырту көне үткәрелә. Менделеевск урманчылыгы лесничие Миңнегаян Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, акция кысаларында миләш, каен, акация, спирея, юкә, чыршы үсентеләре ишегалларында киселгән карт агачлар урынына, Гассар исемендәге мәдәният сарае, 3 нче мәктәп стадионы, тимер юл вокзалы территориясенә утыртылачак. Җиңү көненә әзерлек кысаларында геройлар аллеясы, авылларда...

    26 апрельдә республиканың барлык районнарында агач утырту көне үткәрелә.
    Менделеевск урманчылыгы лесничие Миңнегаян Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, акция кысаларында миләш, каен, акация, спирея, юкә, чыршы үсентеләре ишегалларында киселгән карт агачлар урынына, Гассар исемендәге мәдәният сарае, 3 нче мәктәп стадионы, тимер юл вокзалы территориясенә утыртылачак. Җиңү көненә әзерлек кысаларында геройлар аллеясы, авылларда һәлак булган солдатларга салынган һәйкәлләр территорияләре яшелләндереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: