Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Аккумуляторлар урлыйлар

    6-12 август аралыгы җинаятьләргә "бай" булды. Унбер кыңгыр эш кылынып, шуларның нибары өчесе ачыкланды. Җинаятьләрнең күбесе чит милекне урлауга туры килә. Атна дәвамында шундый сигез очрак теркәлгән, бурларның шәхесләре билгесез. 7 августта Татар Сарсазында КамАЗ автомобиленнән ике аккумулятор батареясы салдырыла. Шул ук төндә Турайда да шундый ук җинаять кылына. Тихоново...

    6-12 август аралыгы җинаятьләргә "бай" булды. Унбер кыңгыр эш кылынып, шуларның нибары өчесе ачыкланды.
    Җинаятьләрнең күбесе чит милекне урлауга туры килә. Атна дәвамында шундый сигез очрак теркәлгән, бурларның шәхесләре билгесез.
    7 августта Татар Сарсазында КамАЗ автомобиленнән ике аккумулятор батареясы салдырыла. Шул ук төндә Турайда да шундый ук җинаять кылына. Тихоново авылы тирәсендә 760 метр торба урлана. 8 һәм 10 августта теркәлгән дүрт җинаятьнең барысы да янә аккумуляторлар урлау белән бәйле.
    Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Административ хокук бозулар өчен 24 беркетмә төзелде, шуларның 12 се - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: