Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актив тормыш позициясендә

Роза Шәрәфиева Менделеевскида бу ханымны күпләр танып белә. В.Ильинаның 20 елдан артык хезмәт биографиясе район һәм шәһәрнең оешуы һәм үсеше белән бәйле. Валентина Григорьевнаның язмышы башкача була да алмас иде, ул - әтисенең эшен лаеклы дәвам итүче. Истәлекле бәйрәмнәр почетлы бүләкләрсез булмый, Менделеевскиның 45 еллыгы да искәрмә түгел. Шәһәр юбилеен...

Роза Шәрәфиева
Менделеевскида бу ханымны күпләр танып белә. В.Ильинаның 20 елдан артык хезмәт биографиясе район һәм шәһәрнең оешуы һәм үсеше белән бәйле. Валентина Григорьевнаның язмышы башкача була да алмас иде, ул - әтисенең эшен лаеклы дәвам итүче.
Истәлекле бәйрәмнәр почетлы бүләкләрсез булмый, Менделеевскиның 45 еллыгы да искәрмә түгел. Шәһәр юбилеен бәйрәм иткән көнне район һәм шәһәрне торгызуга, үстерүгә керткән күләмле өлеше өчен Валентина Григорьевна "Менделеевск шәһәренең почетлы гражданины" билгесенә лаек булды. Шәһәр Советы җитәкчесе булган һәм югары бүләккә лаеклы бердәнбер хатын-кыз ул. Валентина Григорьевнаның фидакарь хезмәте бәясез калмый, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп, "Хезмәт ветераны" медале иясе.
Григорий Владимирович, һичшиксез, кызы белән горурланыр иде. Оештыру сәләте, сизгерлек, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны партия хезмәткәре булган әтисеннән мирас итеп алган. Әтисе, партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чирмешән һәм Тельман районнары партия комитетының икенче секретаре булып эшли, тәҗрибә туплый. 1953 елда күпбалалы гаиләсен Бондюгка алып килә. Үзләренең биш балаларына тәрбиягә алган кызчык та өстәлә. Яхшы, кешеләргә файдалы булырга тырышып, мәктәп, аннан студент елларын үткәрә Валентина. 1 нче мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган үсмер Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Студент елларында белем җиңел бирелә, факультет эшләрендә башлап йөрүче була. КВН, башка төрле чаралар, волейбол, чаңгы ярышларында, уку йортының стена газетасын чыгаруда катнаша...
Институт тәмамлаган яшь белгечне юллама белән Куйбышев районына авыл мәктәбенә эшкә җибәрәләр, озак та үтми, анда җитәкче итеп билгеләнә. Менделеевскига кайткач, Валентина Григорьевна ике ел район мәгариф бүлеге инспекторы була. Кеше язмышы, аларның проблемаларына битараф булмавы, актив позициядә торуы нәтиҗәсендә балалар һәм әти-әниләренең хуплавын, мәхәббәтен яулый. В.Ильина депутат итеп сайлана һәм аңа шәһәр Советы рәисе урынбасары вазифасын ышанып тапшыралар. Ул һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә кайный, кешеләргә ярдәм итәргә омтыла, эш кабинетында гына утырмый, халык арасында була.
Менделеевск районы оешкан елны шәһәр Советын җитәкли. Бу вазифа да, башка дәүләт службалары кебек (15 елдан артык стаж), тынгысыз, һәр көнне күләмле шәһәр хуҗалыгы объектларында булырга туры килә. Валентина Григорьевна, кайда гына эшләсә дә, үз вазифаларын намус белән үти, өч баласын һәм шулай ук өч оныгын игътибарсыз калдырмый. Үзгәртеп кору чорында коррекция мәктәбе директоры вазифасын беркетәләр, узган елның язына кадәр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бирелеп эшли.
Дәүләт службасы ветераны бүгенге көнгә кадәр рух күтәренкелеген, оптимизмын югалтмый. Аның белән аралашканда уңай энергия аласың, тормышны яратучы икәнен аңлыйсың.
- Катлаулы, ләкин кызыклы тормыш юлында миңа гел яхшы кешеләр очрап торды, - ди ул, хатирәләре белән бүлешеп.
Һәм язмыш буйлап атлаганда ярдәм кулы сузган, рәттән барган кешеләрнең исемнәрен атый. Алар предприятие җитәкчеләре, үзенчәлекле шәхесләр В.Бусыгин, Л.Фәйрушин, А.Борзов, М.Разживин, А.Щербаков, П.Федоров, Ф.Моратова һ.б. лар.
- Җитәкченең эше үз кул астындагылар, халык белән үзара мөнәсәбәткә бәйле. Сине аңласыннар, ярдәм итсеннәр өчен, үзеңә яхшы күңелле, кешелекле булырга кирәк, - дип фикерли Валентина Григорьевна.
Язмышында, уңышларында беренче чиратта коллегалары, депутатлар, активистларның өлеше зур дип саный. Дистә еллар буена иңгә-иң куеп эшләгән В.Веревкина, Р.Федорова, Н.Георгиевская, Т.Соловьева, В.Ковбасюк, Г.Сәгадиева, Ә.Шәрифуллин һәм шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү, чистарту проблемаларына битараф булмаган күп менделеевлыларны рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Валентина Григорьевна үз яшен тоймый - 1 майда 75 яшен билгеләячәк. Әмма ул һаман да башка активистлар белән ветераннар эшләрендә катнаша. Димәк, актив тормыш позициясе белән яшәвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары халыкара хатынкызлар кљненђ

2
X