Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Актив укучыларга – «Татмедиа» призлары һәм бассейнга абонемент

    Шәһәр планёркасында вакытлы матбугатка актив язылучы сәламәтлек саклау ветераны Фәүзия Фатыйхова «Менделеевск» МҮ Мактау грамотасы һәм «Татмедиа» АҖдән кызыксындыру призы белән бүләкләнде. Фәүзия Миргалимовна өченче ел рәттән «Татмедиа» АҖ игълан иткән «Подписка өчен айпад» бәйгесе призёры. Бу юлы да ул 2015 елның икенче яртысына «Татмедиа» басмаларына беренче булып язылучы 50...

    Шәһәр планёркасында вакытлы матбугатка актив язылучы сәламәтлек саклау ветераны Фәүзия Фатыйхова «Менделеевск» МҮ Мактау грамотасы һәм «Татмедиа» АҖдән кызыксындыру призы белән бүләкләнде.
    Фәүзия Миргалимовна өченче ел рәттән «Татмедиа» АҖ игълан иткән «Подписка өчен айпад» бәйгесе призёры. Бу юлы да ул 2015 елның икенче яртысына «Татмедиа» басмаларына беренче булып язылучы 50 татарстанлы арасына керде. Җиңүчегә бүләкне район газеталарының баш мөхәррире Джулия Искәндәрова тапшырды.
    Укучыларның исенә төшерәбез: 2016 елның беренче яртысына район газеталарына язылу башланды. Язылу бәяләре - редакциядән алу юлы белән 330 сум, почта аша - 549 сум.
    Беренче булып коллектив подписка рәсмиләштергән 20 оешма арасында бассейнга абонемент уйнатылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: