Акционерлар жыелышы
Узган жомгада С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Карпов исемендәге химия заводы акционерларының гомуми жыелышы булды. Анда заводның җитештерү коллективлары делегатлары, совет ветераннары, шәһәр оешмалары вәкилләре, кунаклар чакырылды. Барлыгы 250 акционер-кворум тәшкил итте. Җыелышта директорлар советы әгъзалары - "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры В.Бусыгин, ТР Президенты ярдәмчесе Р.Сабиров, "Татнефтехиминвест-Холдинг" ААҖ генераль директоры Р.Яруллин,...
Узган жомгада С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Карпов исемендәге химия заводы акционерларының гомуми жыелышы булды. Анда заводның җитештерү коллективлары делегатлары, совет ветераннары, шәһәр оешмалары вәкилләре, кунаклар чакырылды. Барлыгы 250 акционер-кворум тәшкил итте.
Җыелышта директорлар советы әгъзалары - "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры В.Бусыгин, ТР Президенты ярдәмчесе Р.Сабиров, "Татнефтехиминвест-Холдинг" ААҖ генераль директоры Р.Яруллин, Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе И.Привалов һ. б. лар катнашты.
Җәмгыятьнең директорлар Советы рәисе В.Бусыгин җыелышны ачып җибәрде һәм көн тәртибе белән таныштырды. Заводның генераль директоры Д.Шәмсинга 2011 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүз бирелде.
Дамир Рәфисович химия предприятиесенең узган елдагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2012 елда үсеш фаразлары турында кыскача мәгълүмат бирде.
Аннан предприятиенең баш бухгалтеры Л.Шәймор-данованың финанс эшчәнлеге турында доклады тыңланды.
Акционерлар җыелышы дәвамында директорлар советы, ревизион комиссиянең яңа составы сайланды, яңа редакциядә җәмгыятьнең уставы расланды.
"Урта Идел экспертлык бюросы" акционерлык җәмгыятенең аудиторы буларак билгеләп үтелде һәм тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерү тәмамлангач, ТР Президенты ярдәмчесенә сүз бирелде. Акционерларга мөрәҗәгать итеп, Р.Сабиров 2011 ел Россия, Татарстан өчен генә түгел, химия заводы өчен дә катлаулы, ләкин нәтиҗәле ел булды, дип билгеләп үтте. Ринат Касыймович, менделеевлылар алга куелган бурычларны лаеклы үтәрләр дигән ышаныч белдерде.
Район башкарма комитет җитәкчесе И.Привалов Менделеевск шәһәрен заводтан башка күз алдына китереп булмавын ассызыклады, заводлылар гасырлар буена тупланган традицияләрне дәвам итәрләр, 2012 елда предприятиенең җитештерүчәнлеге тагын да артыр, дивидентлар да үсәр дигән фикер яңгыратты. Алдан билгеләнгән традиция буенча акционерларның гомуми җыелышы ябык дип игълан ителгәннән соң, яңа сайланган директорлар Советының беренче оештыру утырышы булды. В.Бусыгин бертавыштан Совет рәисе итеп сайланды, Л.Карпов исемендәге химия заводы ААҖ генераль директоры вазифалары кабат Д.Шәмсинга тапшырылды, совет әгъзалары моны бертавыштан раслады. Акционерлык җәмгыятенең социаль һәм милек мәсьәләләре бүлеге начальнигы Р.Мөхәммәтшин директорлар советы секретаре итеп сайланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.3600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:3900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.7400
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.6300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.9200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9900
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.3800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.4000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10700
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика