Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабугага экскурсия

Социаль яклау үзәгендә чираттагы заездда ял итүче өлкәннәр өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар оештырыла. Күптән түгел мең ел тарихлы Алабуга шәһәренә экскурсия ясау онытылмас тәэсирләр калдырган. Шәһәрнең истәлекле урыннарында, чиркәүдә булу, И.Шишкин, Н.Дурова музейлары экспонатлары, халык кәсебе эшләре белән танышу, Шайтан шәһәрен хозур кылу һәркемнең күңеленә хуш килде. Унынчы балалар бакчасы...

Социаль яклау үзәгендә чираттагы заездда ял итүче өлкәннәр өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар оештырыла.
Күптән түгел мең ел тарихлы Алабуга шәһәренә экскурсия ясау онытылмас тәэсирләр калдырган. Шәһәрнең истәлекле урыннарында, чиркәүдә булу, И.Шишкин, Н.Дурова музейлары экспонатлары, халык кәсебе эшләре белән танышу, Шайтан шәһәрен хозур кылу һәркемнең күңеленә хуш килде.
Унынчы балалар бакчасы (мөдире В.Камаева) нәниләре белән очрашу да үзенчәлекле узды. Балалар кунакка килгән өлкән апаларга һәм абыйларга иң отышлы җыр, бию, нәфис сүз номерларын тәкъдим иттеләр. Кечкенәләрнең самимилеге, ихласлыгы, чын күңелдән тамашачыларга ошарга тырышуы көчле алкышлар белән бүләкләнде. Мондый үзенчәлекле аралашу киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары