Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Алар үз бурычларын үтәделәр”

    Туган якны өйрәнү музеенда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 25 еллыгына багышланган шундый исемдә күргәзмә ачылды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, ветераннар советы, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, социаль яклау хезмәткәрләре вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар, аларның әти-әниләре, гаилә әгъзалары һ.б.лар катнаштылар. Музей хезмәткәре Раилә Шалина хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан...

    Туган якны өйрәнү музеенда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 25 еллыгына багышланган шундый исемдә күргәзмә ачылды.
    Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, ветераннар советы, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, социаль яклау хезмәткәрләре вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар, аларның әти-әниләре, гаилә әгъзалары һ.б.лар катнаштылар.
    Музей хезмәткәре Раилә Шалина хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбыз, аларның батырлыклары турында сөйләде. Экскурсия барышында әфганчылар турында сугыш эпизодлары белән баетылган фильмнар күрсәтелде, җырлар башкарылды.
    Чара барышында чит ил туфрагында башларын салган, тыныч тормышта дөньядан киткән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
    Әфганчы ветераннар союзы рәисе Сергей Поспелов тирән эчтәлекле күргәзмә оештыручыларга рәхмәт белдерде.
    Фәния Камалетдинова болай дип сөйләде:
    - Әфган сугышыннан исән-имин кайткан улым Фәндүс узган елның гыйнвар аенда, уттай янып яшәр мәлендә арабыздан китте. Аны югалту ачысы бәгырьләрне телә. Беркемгә дә бала кайгылары күрергә язмасын.
    Күргәзмәдә сугышчы-нтернационалистларның иллегә якын фотосурәт урын алган, аларны тулыландыру күздә тотыла. Биредә сугыш экспонатлары белән дә танышырга була.
    Күргәзмә бер ай эшләячәк.

    Асия Мөхәммәтханова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: