Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның батырлыгы безнең хәтердән җуелмас…

Менделеевскида Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган чаралар узды.

Һәйкәлгә чәчәкләр
Алар митинг булган көнне куелды. Көн геройлары ерак таулар илендә хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз булды. Аларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннар Советлары һәм сугышчы-әфганчылар Союзы рәисләре Любовь Сорокина һәм Сергей Поспелов мөрәҗәгать иттеләр. Җыелганнар бер минутлык тынлык белән һәлак булган менделеевлыларны искә алдылар. Митинг мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Алар онытырга тиеш түгел
Сугышчан комплексның диварына тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән сугышчы-интернационалистларның исемнәре белән мәрмәр такта урнаштырылды. Аның инициаторы Әфган сугышы ветераннары һәм инвалидлары Союзы булды. Тактага, унтугыз менделеевск ир-атларының исемнәре язылды, алар ватаннан читтә үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәр һәм тыныч тормышта дөнья куйганнар.

– Без аларны онытырга тиеш түгел, – диде район башлыгы Валерий Чершинцев.

Әфганчыларга бүләкләр
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда әфган сугышын узган менделеевлыларны бүләкләү булды.

– Сез намус белән интернациональ бурычыгызны үтәдегез, хәзер яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез, – дип белдерде район башлыгы Валерий Чершинцев.

Әфганстан Республикасында һәм Төньяк Кавказ регионы террториясендәге сугышчан хәрәкәтләр һәм террорчылыкка каршы операцияләр мәсьәләләре буенча Координацион советның Рәхмәт хаты Павел Анисимов, Михаил Павлов, Зөфәр Исрафилов, Альфред Әхмәтҗанов һәм Николай Разживинга тапшырылды.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары Союзы рәисе Сергей Поспелов, Рәхмәт хатлары белән – Сергей Зырянов, Степан Луппов һәм Александр Романов билгеләнделәр.

Район башлыгы Валерий Чершинцев ветераннар хәрәкәте үсешенә өлеш кертүе һәм Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуның 30 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде.

«Виват, Шурави!»
Чара «Шурави» иҗат төркеме концерты белән тәмамланды. Җыелганнар бер минутлык тынлык белән хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта дөньядан киткәннәрне искә алдылар, әфганчылар уллары кайнар нокталарда һәлак булган Раиса Куршаковага һәм Любовь Рябовага чәчәкләр бирделәр.
Ансамбль солистлары һәр композицияне йөрәкләре аша үткәрде, чөнки анда аларның күңелләренә якын булган армия дуслыгы, кече ватанга мәхәббәт, солдат туганлыгы темалары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев