Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдауның тагын бер ысулы

Татарстанда республика халкыннан МЧСның ышаныч телефонына мөрәҗәгатьләр ешайды.

Кешеләрнең фатирларына һәм шәхси йортларына килүчеләр үзләрен МЧС яисә газ службасы хезмәткәрләре дип таныштыралар. Киемнәре Россия МЧС хезмәткәрләре формасыныкына охшашлы. Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше буенча бинаны тикшерү кирәклеген әйтәләр, аннан соң автоном янгын белдергече яисә газ исәпләү күрсәткече урнаштырырга тәкъдим итәләр.


Ялган хезмәткәрләр шәхси фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзиләр, фатир хуҗасының паспорт мәгълүматларын кулланалар. Бер датчик урнаштыру өчен җинаятьчеләр 1500дән 3000 сумга кадәр акча алалар. Янгынны автоном хәбәр итүче (АПИ) ирекле рәвештә сатыла, бәясе 350-500 сум тора һәм аны урнаштыру өчен ике шөреп һәм скотч җитә.


Россия МЧС ТР буенча төп идарәсе Россия МЧС Дәүләт янгынга каршы служба хезмәткәрләре формалы киемдә тикшерү яисә профилактик чаралар үткәргәндә һәм кешеләр белән сөйләшкәндә үзләре белән таныштырырга һәм хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиешлеген искә төшерә. Моннан тыш Россия МЧС бүлекчәләре һәм вазифаи шәхесләр гражданнарга нинди дә булса әйберләр сату буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бармыйлар, шул исәптә янгынга каршы булганны да.


Үзләрен МЧС яисә газ службасы хезмәткәрләре дип танытучы шикле кешеләр очраса, янгынга каршы һәм газ датчиклары тәкъдим итсәләр, мошенниклык эшчәнлеген туктату буенча чара күрү өчен полициянең “102” телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X