Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Аллея ачы дөреслектән зар елый

    Ял көннәрендә Геройлар һәм Химиклар аллеяларында "искиткеч" картинаны күзәтергә була иде: пычрак эскәмияләр янәшәсендә аунап ятучы буш шешәләр, пыяла ватыклары, көнбагыш кабыклары, урналарга барып җитмәгән чүп-чар. Бу "гадәти булмаган матурлыкны" эскәмияләрдә алкоголь чөмерүче кешеләр тулыландыра. Аларга фонарьлары ватык кыйгайган баганаларга манзара ачыла. Тәэсирләндерә, шулай бит?! Аллеяларда мондый хәлне көн саен...

    Ял көннәрендә Геройлар һәм Химиклар аллеяларында "искиткеч" картинаны күзәтергә була иде: пычрак эскәмияләр янәшәсендә аунап ятучы буш шешәләр, пыяла ватыклары, көнбагыш кабыклары, урналарга барып җитмәгән чүп-чар.
    Бу "гадәти булмаган матурлыкны" эскәмияләрдә алкоголь чөмерүче кешеләр тулыландыра. Аларга фонарьлары ватык кыйгайган баганаларга манзара ачыла. Тәэсирләндерә, шулай бит?! Аллеяларда мондый хәлне көн саен күзәтергә мөмкин, аеруча кичке һәм төнге сәгатьләрдә.
    Геройлар аллеясы - иң элек батыр якташларыбыз турында халык истәлеге урыны. Безнең һәрберебез бу куркыныч сугыш тарихын хәтерли: әти һәм бабаларыбыз тыныч күк йөзе өчен фидакарь көрәште, бөек Җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Без боларны хөрмәтлибезме соң? Юк шул, һәм моны аңлау бик авыр. Һәр көн саен без үзебездә кешелек сыйфатларын юкка чыгарабыз. Геройлар аллеясының сыра барына әверелүе аеруча аяныч. Аллея менделеевлыларның әхлаксызлыгыннан һәм әдәпсезлегеннән ачы күз яшьләре белән елый. Бурмистров урамындагы йортларда яшәүчеләр исерек тавышлардан һәм көчле музыкадан зар интегә.
    Көн саен чүп-чар җыючы яшелләндерүчеләрнең, ишегалды себерү-челәрнең дә хәлен аңларга кирәк.
    - Хезмәтебез бик авыр, - диләр Валентина һәм Галина. - Безнең иртәнге 7 дән башлап урнаштырган тәртипне бик азлар гына күрә. Хезмәткәрләр дүртәү генә, чүп-чар таулар булып өелә. Шәһәрлеләр җәмәгать урыннарында чисталык сакласыннар, үзләрен һәм башкаларны хөрмәт итсеннәр иде. Чүпне урнага ташлауның бер авырлыгы да юк бит.
    Менделеевлылар, әйдәгез тәртипкә һәм чисталыкка омтылыйк, үзебезнең кешеләр икәнебезне онытмыйк.

    Анжела Райсян

    Автор фотолары


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: