Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алло, “Смольный” тыңлый!

Әнисе Гүзәл Ринатовнаның шалтыратуына Артур Йосыпов шулай җавап бирә. Ул "Смольный" өйрәнү корабле курсанты. Артур Менделеевскида туган. Әйтергә кирәк, шәһәрдән әлеге корабльдә хезмәт итүче бердәнбер вәкил. "Смольный" Балтыйк диңгезе карамагында. Хәзер корабль Новороссийскида дислокацияләнә. - Шушы көннәрдә Кара диңгезгә чыктык, - ди Артур телефоннан сөйләшкәндә. - Урта диңгезгә барып җитүне...

Әнисе Гүзәл Ринатовнаның шалтыратуына Артур Йосыпов шулай җавап бирә. Ул "Смольный" өйрәнү корабле курсанты.
Артур Менделеевскида туган. Әйтергә кирәк, шәһәрдән әлеге корабльдә хезмәт итүче бердәнбер вәкил. "Смольный" Балтыйк диңгезе карамагында. Хәзер корабль Новороссийскида дислокацияләнә.
- Шушы көннәрдә Кара диңгезгә чыктык, - ди Артур телефоннан сөйләшкәндә. - Урта диңгезгә барып җитүне түземсезләнеп көтәбез, ни дисәң дә, чит ил!
Егет электрчы булып хезмәт итә, бу шәһәргә кайткач һөнәр сайлауда да ярдәм итми калмас.
Дүртенче мәктәпне тәмамлаган Артур спорт белән шөгыльләнә. Футбол, хоккей уйный. 2009 елда район Сабан туенда туры баганадан әтәчне алып, җиңү яулаган.
Якшәмбе көнне Хәрби-диңгез флоты көне билгеләнә, аның рәсми булмаган исеме - Нептун көне. Без барлык диңгезчеләрне, шул исәптән Артурны да бу дата белән тәбриклибез.
Андрей Черняев
"Смольный" узган йөзьеллыкның җитмешенче елларында төзелгән, беренче ранг статусына ия. Судно заманча радиотехник һәм навигация приборлары һәм хәрби кораллар белән җиһазландырылган. Өйрәтү өчен класслар, аудиторияләр, астрономик палуба, алты ишкәкле көймәләр, корабль тормышы өчен көрәшү бүлеге бар. "Смольный"ның сукуышлыгы 7 мең тонна, бу зур диңгез йөрешлеге һәм автономлык тәэмин итә, уку курсларын арттыру мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Хђрбидићгез флоты кљненђ Менделеевску