Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алмагачны төптән кискәннәр

ЭЭМ ветераны Владимир Трапезниковны шәһәрдә агачларны уйламыйча, планлаштырмыйча кисү проблемасы борчый. - Соңгы вакытта күпкатлы йортлар тәрәзәләре каршындагы яшь агачларны, шул исәптән алмагачларны, кисү модага керде. "Баварский дворик" кибете янындагы каеннарны кисәргә кем рөхсәт биргән? Биек үскән карт топольләрне киссәләр бер хәл, ә каеннар кемгә комачау итә? Дөресен әйткәндә, йөрәк...

ЭЭМ ветераны Владимир Трапезниковны шәһәрдә агачларны уйламыйча, планлаштырмыйча кисү проблемасы борчый.
- Соңгы вакытта күпкатлы йортлар тәрәзәләре каршындагы яшь агачларны, шул исәптән алмагачларны, кисү модага керде. "Баварский дворик" кибете янындагы каеннарны кисәргә кем рөхсәт биргән? Биек үскән карт топольләрне киссәләр бер хәл, ә каеннар кемгә комачау итә? Дөресен әйткәндә, йөрәк сызлана, шәһәрне, балалар мәйданчыкларын һәм башка урыннарны, киресенчә, яшелләндерергә кирәк. Чиновниклар килә дә китә, ә без монда яшибез. Хәтта сугыш чорында да яшеллекне сакларга тырыштылар.
Владимир Ивановичның мөрәҗәгатенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовтан җавап алдык:
- Шәһәрдә каеннар һәм алмагачларны кисү мәсьәләсе махсус комиссия тарафыннан каралды. Күпкатлы йортларга якын урнашкан агачларның тамырлары нигезне җимерергә сәләтле булуын исәпкә алып, аларны кисү дөресрәк дигән нәтиҗәгә киленде.
Редакциядән: торак йорт яки инфраструктура объектымы, биналарга якын утыртылган агач тамыры аның нигезен, хәтта стенасын зарарларга мөмкин. Мунча - моның ачык дәлиле. Анда топольләрнең тамырлары кирпеч стена һәм штукатурка арасында үзенә юл салган. Моның нәрсәгә китерүенә күпләр инанды. Агачларның йорт нигезен җимерүе турында инде берничә тапкыр яздылар.
Димәк, йортлар һәм теләсә нинди бинага якын урыннарга куаклар һәм чәчәкләр утырту кулай булыр. Хөрмәтле газета укучылар, сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Редакция