Алты яшьлек Әдилгә ярдәм кирәк
Шушы көннәрдә малайга операция ясаганнар (диагнозы - ДЦП), дәвалануны уңышлы дәвам итү өчен аңа ортопедик аяк киеме һәм төнлә кия торган махсус итекләр кирәк. Әмма гаиләнең финанс хәле авыр, таләп ителә торган 15 мең сумы юк. Бүгенге көндә Әдилнең аяклары гипста, ләкин ул озакламый йөри алачагына өметләнә. Бу мөлаем, изге...
Шушы көннәрдә малайга операция ясаганнар (диагнозы - ДЦП), дәвалануны уңышлы дәвам итү өчен аңа ортопедик аяк киеме һәм төнлә кия торган махсус итекләр кирәк.
Әмма гаиләнең финанс хәле авыр, таләп ителә торган 15 мең сумы юк. Бүгенге көндә Әдилнең аяклары гипста, ләкин ул озакламый йөри алачагына өметләнә.
Бу мөлаем, изге күңелле малайга ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге телефон аша туганнары белән элемтәгә керә ала: 89375871055.
Саклык банкындагы счёт номеры 40817810762417601442/54.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев