Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алтын балык”ка – 25

Узган җомгада "Алтын балык" балалар бакчасының 25 еллыгы уңаеннан күркәм бәйрәм булды. Бу еллар эчендә аның бусагасын белем һәм осталык алган 1000нән артык чыгарылыш атлап чыкты. Аларның күбесе алга таба үзләрен район икътисадының төрле тармакларында танытты. Педагогик коллектив аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Балалар белән эшләүгә креатив якын килү, укыту һәм...

Узган җомгада "Алтын балык" балалар бакчасының 25 еллыгы уңаеннан күркәм бәйрәм булды.
Бу еллар эчендә аның бусагасын белем һәм осталык алган 1000нән артык чыгарылыш атлап чыкты. Аларның күбесе алга таба үзләрен район икътисадының төрле тармакларында танытты.
Педагогик коллектив аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Балалар белән эшләүгә креатив якын килү, укыту һәм тәрбия методикасын камилләштерүгә һәм үзбелемгә омтылу, заманча технологияләр 7 нче балалар бакчасын чын кадрлар остаханәсе итте. Аның дүрт тәрбиячесе соңыннан мөдирләр булды: Татьяна Газизова - 12 нче балалар бакчасында, Галина Легошина - 2 нче, Елена Локтева - 1 нче, Рәмилә Зыязетдинова (хәзер лаеклы ялда) - 8 нче балалар бакчасында.
2005 елда мөдир Алла Затирко һәм өлкән тәрбияче Ольга Софронова җитәкчелегендә педагоглар районда беренчеләрдән булып "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көчәйтелгән хәрәкәт активлыгы" темасы буенча эксперименталь эш башладылар. 2010 елга кадәр шөгыльләр һәм консультацияләр алып барган фәнни җитәкче, биология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогия институтының теория һәм физик тәрбия методикасы кафедрасы доценты Оксана Тихонова бу эштә зур роль уйнады.
Бәйрәм шатлыгын шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов уртаклашты.
Игорь Анатольевич балалар бакчасы хезмәткәрләренең бала шәхесен формалаштырудагы ролен билгеләде.
- Мин әле дә кызларымның тәрбиячеләре нинди кичәләр әзерләгәннәрен хәтерлим. Биредә дә изгелек һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрә. Сез кечкенә шәкертләрегезгә мәхәббәт белән карыйсыз, шөгыльләр һәм аралашу өчен вакытыгызны кызганмыйсыз.
Балалар бакчасының беренче мөдире Алла Затиркога һәм районда иң яхшы традицияләргә нигез салган Рөстәм Гафаровка ихлас рәхмәт сүзләре белдерәм. Без аларны дәвам итәчәкбез, - диде Игорь Анатольевич, Алла Михайловна Затиркога һәм бакча мөдире Елена Аркадьевна Грицукка район башлыгының мактау грамоталарын тапшырып.
11 елдан артык районны җитәкләгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров коллективка, балаларга һәм ата-аналарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
- Миңа "Алтын балык"ның райондагы иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрнең берсе булуын билгеләп үтүе куанычле.
2007 елда балалар бакчасы ТРның иң яхшы инновацион учреждениесе дип аталды. 2008 елда биредә республика конференциясе кысаларында "Балаларның мәктәпкә әзерлек сыйфатын күтәрү" темасы буенча республиканың мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең секция утырышы узды. Сезгә уңышлар һәм яңа җиңүләр телим.
"Мәгарифтә лидер" республика конкурсы җиңүчесе, "Гомуми мәгарифнең мактаулы хезмәткәре", мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүгә 37 ел гомерен багышлаган мәртәбәле кунак Алла Затирко коллегаларына җылы котлау сүзләре адреслады. Аның тәбрикләүләренә җавап итеп залдагылар яраткан мөдирләрен алкышларга күмделәр.
Юбилей көнендә логопед укытучы Юлия Коваленко, өлкән тәрбияче Мария Норкина "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнованың Мактау грамоталарына, тәрбиячеләр Светлана Малыхина, Наталья Кузнецова, Светлана Поспелова мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинованың Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Мөдир Елена Грицук бакчаның үсешенә өлеш кертүчеләргә, коллегаларына һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белдерде.
- Без хөрмәтле Алла Михайловна куйган планканы төшермәскә, яңа үрләр яуларга омтылабыз, - диде Елена Аркадьевна һәм иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Әти-әниләр исеменнән Марианна Кузнецова хезмәт күрсәтүче персоналга уңышлы эшчәнлекләре, балаларга кайгырту һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бэби-ТВ" район телефестивалендә җиңүче, 7 нче бакчаның элеккеге шәкерте улы Владик белән очкынлы җыр башкарды.
Талантлы музыка җитәкчесе, "Ел тәрбиячесе" район конкурсы җиңүчесе Екатерина Задоркина әзерләгән бәйрәм программасын балаларның һәм аларның остазларының, алып баручылар Светлана Байкова һәм Ирина Әхмәтованың чыгышлары, бакча хезмәткәрләре башкаруында традицион "кадриль" бизәде.
Л.Кривилева
Р.Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга