Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды

Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.

Валерий Чершинцев районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты. Анда проблемалы мәсьәләләр турында сөйләштеләр һәм киләчәккә эш планнарын билгеләделәр. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.

Хуҗалык белгечләре ел йомгаклары буенча терлекчеклек һәм үсемлекчелек өлкәләрендә төп йомгаклау күрсәткечләре турында хәбәр иттеләр. Мәсәлән, узган ел йомгаклары буенча уңышлылык бер гектардан 27 центнер тәшкил итте, чәчү мәйданнары сакланды, сөт саву алдагы ел белән чагыштырганда 102%ка үтәлде, тугыз баш сыер чиплаштырылды.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгы предприятиесе алдына түбәндәге бурычлар куелды: мөгезле эре терлекләрне электрон идентификацияләү буенча эшне оештыру, лейкоз белән авыручы хайваннар санын киметү, сөт җитештерүне арттыру, Монаш авылындагы сыер фермасын куллануга кертү, элиталы орлыклар сатып алу, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту, машина-трактор паркы бинасын реконструкцияләү, тракторларны ремонтлау өчен җылы бокслар булдыру.

Мөһим бурыч — инвентарьләштерү үткәрү һәм объектларны рәсмиләштерү эшләрен башлау. Хәзерге вакытта 16 объект рәсмиләштерелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев