Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Аммоний” ААҖ киләчәккә ышаныч белән

Аммиак селитрасы чыгару буенча заводның җитештерү эшчәнлеге тарихы төзелүче "Аммоний" ААҖ комплексы генераль директоры Сергей Шевченконың хезмәт биографиясе белән тыгыз бәйле. Сергей Иванович өчен Менделеевск 1988 елдан икенче кече ватанына әйләнә. Бирегә ул гаиләсе белән НМХЗның техник директоры Олег Хайров чакыруы буенча Башкортстаннан күчеп килә. - Ул вакытта Пермь политехника...

Аммиак селитрасы чыгару буенча заводның җитештерү эшчәнлеге тарихы төзелүче "Аммоний" ААҖ комплексы генераль директоры Сергей Шевченконың хезмәт биографиясе белән тыгыз бәйле.

Сергей Иванович өчен Менделеевск 1988 елдан икенче кече ватанына әйләнә. Бирегә ул гаиләсе белән НМХЗның техник директоры Олег Хайров чакыруы буенча Башкортстаннан күчеп килә.
- Ул вакытта Пермь политехника институтын тәмамлаганнан соң "Мәләвез минераль ашламалары" җитештерү берләшмәсендә смена начальнигы булып эшли идем һәм аммиак селитрасы җитештерү цехын төзүдә катнаштым. Олег Зыятович, генераль директорның кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары буларак, мине яңа химзаводта аммиак селитрасы цехы начальнигы вазифасында эшләргә күндерде, - дип сөйли Сергей Шевченко.
Профессиональ үсешенең икенче баскычы - 1993 елда химзаводның баш инженеры итеп билгеләнүе.
2008 елда ниһаять "Аммоний" заводын төзү мәсьәләсе турында карар урыныннан кузгала.
- "Менделеевсказот" предприятиесе аммиакка - аммиак селитрасы җитештерүдәге төп чималга кискен ихтыяҗ кичерә иде, - ди С.Шевченко.
Бу чорда аңа предприятие белән техник җитәкчелек итүне йөклиләр.
- Без коллегалар белән проект-смета документациясен әзерләү, контрактлар төзү, килешүләргә кул кую белән шөгыльләндек.
Ринат Сәгыйтович Ханбиковның югары инстанцияләрдә объектны финанслау мәсьәләләрен хәл итүе ниһаять заводлыларның хыялын тормышка ашырырга һәм күләмле төзелешкә керешергә мөмкинлек бирә.
2010 елның 13 ноябрендә Йокогамада (Япония) аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзелешенә "Аммоний" инвестиция проектының заказчысы - республиканың Инвестиция-венчур фондын һәм Внешэкономбанкны тәшкил иткән Татарстан Хөкүмәте һәм халыкара компанияләр концорциумы арасында контрактка кул куела.
Комплекс елга 455 мең тонна егәрлекле аммиак/метанол һәм елга 238 мең тонналы берләштерелгән агрегатны, шулай ук елга 717,5 мең тонна гранулалы карбамид агрегатын үз эченә алачак. Гамәлдәге аммиак селитрасы производствосының егәрлеген елга 450 тоннага җиткерү планлаштырыла, - ди Сергей Иванович, - 2011 елның җәендә объектны финанслау ачылды, ә көз көне төзүчеләр территорияне планлаштыруга, җир асты коммуникацияләрен үткәрү буенча казу эшләренә, булачак гигантның фундаментын торгызуга керештеләр.
Шул ук елны чит ил һәм безнең белгечләрнең уңайлыгы өчен беренче катында "Ханами" рестораны, конференц-зал, фитнес залы урнашкан җиде подъездлы торак йорт файдалануга тапшырылды.
Промзона территориясендә Кытай белгечләре өчен күз алдында торак шәһәрчек үсеп чыкты.
Төзелешнең кызган чагында мәйданчыкта мең ярымнан артык Кытай эшчесе җәлеп ителәчәк.
2012-2013 елларда кайбер биналар һәм корпуслар төзелеше тәмамланды. Химәзерлек, метрология һәм КИПиА цехлары лабораториясе, химик су әзерлеге өчен кислота һәм селте складлары белән реагент хуҗалыгы төзелде. Аңа тимер юл үткәрелде, шушы көннәрдә куючылардан беренче партия реагент алынды. Хәзер монтажлау эшләре тәмамлану алдында. Монтажлау төгәлләнгән корпусларда җиһазлар урнаштыру бара.
Сентябрьдә җитештерү ихтыяҗлары өчен 28 МВт электр энергиясе эшләп чыгаручы газ-турбина корылмасын җибәрү һәм магистраль газүткәргечкә тоташтыру планлаштырыла.
Заман таләпләренә туры китереп сыек аммиак төзелеше бара. Эчә торган елга суы үтүче 40 километрдан артык торба алыштырылды.
Проектта янгын закончалыгын тәэмин итү эшләрен башкару да каралган. Таләпләр кысаларында өстәмә янгын депосы төзелде.
Экология мәсьәләләре тулысынча хәл ителде.
- Җитештерү процессы Кама елгасына агынтылар чыгаруны күз алдында тотмый. Алар биологик чистарту корылмалары станциясендә чистартылып, кире җитештерүгә кайтарылачак, - дип ышандырды Сергей Иванович.
Без мәйданчык буйлап экскурс барышында төзелешнең кызу темплар белән баруын һәм аның күләмен үз күзләребез белән күрдек. Сергей Иванович кайбер объектлар, шул исәптән өр-яңа җиһазлар белән комплектланган һәм эшкә әзер үзәк идарә пульты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, җәй көне Татарстан белгечләре төркеме шундый заводларда технологик процессны өйрәнү өчен Индонезиягә барачак.
- Инде хәзер үк урта-махсус уку учреждениеләре белән кадрлар әзерләү турында эш алып барыла.
Төзелешнең кураторлары - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм булачак предприятиенең генераль директоры Ринат Ханбиков. Эшләр график буенча, тоткарлыкларсыз алып барыла. Завод 2015 елның августында җибәрелергә тиеш, - дип ассызыклады Сергей Шевченко. - "Аммоний"ны җибәрү белән без предприятие перспективаларын бәйлибез.
Бәйрәм көнендә ветераннарны, "Менделеевсказот" коллективын предприятие юбилее белән тәбриклим. Тормыш күгегез аяз булсын. Гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим.

Саннар, фактлар

1986 елның ноябре - завод котельныен җибәрү
1988 елның ноябре - 3 нче микрорайонда котельныйны эшләтеп җибәрү
1988 ел - һава бүлү цехын җибәрү
1989 елның июне - мәйдан эчендә су белән тәэмин итү цехын җибәрү
1989 елның 7 июне - концентрацияләнмәгән аммиак селитрасы җитештерү цехын җибәрү
1989 елның 30 июне - аммиак селитрасы җитештерү цехын җибәрү
Көйләү-җибәрү эшләрендә Северодонецк, Гродно, Тольятти, Балашиха шәһәрләренең идарә белгечләре катнашты.
Бүген «Менделеевсказот» «Россиянең 1000 яхшы предприятиесе һәм оешмасы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» һәм «Россиянең 100 яхшы товары» конкурсы лауреаты булып тора.
25 ел дәвамында предприятие Татарстан республикасы һәм Россия Федерациясенең эчке базарында да, Якын һәм Ерак чит илләрдә дә уңышлы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Аммиак