Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Аммоний» «Агроидел-2021»дә

«Агроидел-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә «Аммоний» АҖ үз продукциясен һәм яңа заманча агропредприятиене тәкъдим итте.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә илебездәге авыл хуҗалыгы тармагының мөһим вакыйгасы — «Агроидел-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды. Чара авыл хуҗалыгындагы үсеш мәсьәләләренең киң спектрын тикшерү, яңа продуктлар һәм технологияләрне демонстрацияләү мәйданчыгы булды, шул исәптә «Аммоний» АҖ минераль ашламаларын һәм «Аммоний агротехнологияләре» ҖЧҖ беренче гамәли казанышларын һәм Кемероводагы «Алдынгы кырчылык үзәге» ҖЧҖ филиалын. Компаниянең стендларын һәм экспозицияләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аграрийлар «Аммоний» АҖ продукциясе белән якыннанрак таныштылар, белгечләр белән хезмәттәшлек шартларын тикшерделәр һәм минераль ашламаларны куллану буенча һөнәри консультация ала алдылар.

Эшлекле программа кысаларында «Аммоний агротехнологияләре» директоры Александр Мананкин сыек ашламаларны куллану практикасы белән бүлеште, предприятиенең тәҗрибә үткәрү кырлары үрнәгенең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X