«Аммоний» гыйнвар өчен хисап тотты
Аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексы төзелешенең республика штабында гыйнвар эшчәнлегенә йомгак ясалды. Елның беренче аенда 356 миллион сум үзләштерелде, яки планлаштырылганның 84 проценты. Төзелеш мәйданчыгында 1373 кеше җәлеп ителгән. Подряд оешмалары электр һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын җибәрүне сынауга әзерләнәләр. Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләрен...
Аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексы төзелешенең республика штабында гыйнвар эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Елның беренче аенда 356 миллион сум үзләштерелде, яки планлаштырылганның 84 проценты. Төзелеш мәйданчыгында 1373 кеше җәлеп ителгән. Подряд оешмалары электр һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын җибәрүне сынауга әзерләнәләр.
Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү, башкарма техник документацияне тапшыру барышы мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев