“Аммоний”ның беренче эше
449
0
0
Төзүчеләр көне алдыннан "Менделеевсказот" химия предприятиесенең сәнәгать мәйданчыгында тантаналы митинг булды. Бу вакыйганың сәбәпчесе - "Аммоний" ААҖнең беренче бинасын - радиациягә каршы япмалы административ лаборатория корпусын куллануга тапшыру. Уникаль химик объект тормышындагы мөһим вакыйга шатлыгын уртаклашырга Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, заказчы, күзәтчелек компанияләре ягыннан җаваплы хезмәткәрләр, подряд...
Төзүчеләр көне алдыннан "Менделеевсказот" химия предприятиесенең сәнәгать мәйданчыгында тантаналы митинг булды. Бу вакыйганың сәбәпчесе - "Аммоний" ААҖнең беренче бинасын - радиациягә каршы япмалы административ лаборатория корпусын куллануга тапшыру.
Уникаль химик объект тормышындагы мөһим вакыйга шатлыгын уртаклашырга Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, заказчы, күзәтчелек компанияләре ягыннан җаваплы хезмәткәрләр, подряд һәм субподряд оешмалары җитәкчеләре җыелды.
Митингны ТР Дәүләт Советы депутаты, "Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров ачты.
Ул Ринат Сәгыйтович исеменнән кыска вакытта - алты ай эчендә дүрт катлы бинаны реконструкцияләүне төгәлләгән төзүчеләргә ихластан рәхмәтен белдерде.
- Лаборатория - химия предприятиесенең гомуми механизмын тәшкил итүче иң мөһим объектларның берсе, ул җитештерүдә катлаулы технологик процессларны күзәтүгә хезмәт итәчәк, - диде Рөстәм Исмәгыйлович.
Җыелганнарны төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры исеменнән сәламләп, аның урынбасары Юрий Аляшев болай дип билгеләде:
- Административ-лаборатория комплексы - төзелә торган аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү предприятиесенең технологик чылбырында беренчесе. Шунысы куанычлы, комплекс планлаштырылган вакыттан ике ай алдан төзелде. Күләмле төзелеш-монтажлау эшләре башкарылды, коммуникацияләр салынды, лифтлар урнаштырылды, керә торган урыннар төзекләндерелде, бинада ут, су һәм җылылык бар.
"Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко подряд оешмаларына рәхмәт белдерде.
- Карбамид җитештерү буенча "НИИК" ААҖ фәнни-тикшеренү институты - объектның генераль подрядчысы, Түбән Новгородтан Сергей Седов җитәкчелегендәге "АльтексСтрой" ҖЧҖ - бина төзелеше подрядчысы, җирле төзүчеләр субподрядчылар булды. Барысы да җитез һәм төгәл эшләделәр. Һәрвакыт шулай булса иде, - дип ассызыклады Сергей Иванович.
Бина буенча экскурс башкарылган эшнең күләме һәм сыйфаты белән танышу мөмкинлеге бирде. Озакламый предприятие белгечләре һәм административ хезмәткәрләр яңа җиһазлы һәм компьютер техникалы иркен кабинетларда урын алыр, барлык норматив таләпләрен исәпкә алып төзелгән лаборатория эшли башлар. Медперсонал өчен бүлмә һәм киңәшмәләр залы да каралган. Һәр катта душ бүлмәләре эшли. Дәүләт янгын күзәтчелеге таләпләре үтәлгән. Чара бинаны кабул итү актына кул кую һәм яңа корпусны заказчыга тапшыру белән тәмамланды.
Лариса Кривилева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7500
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84