Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы – беренчесе өчен

Беренче бала туганда гаилә ана капиталы алу хокукына ия булачак.

Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына ел саен җибәрүче Посланиесендә белдерде.

Әлеге программа 2026 елга кадәр озайтылды. Гаилә, беренче балалары тугач, ана капиталы алу хокукына ия булачак. Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Ул 446,6 мең сум булачак.

Ана капиталының гомуми күләме ике бала белән 150 сумга артачак һәм 616 мең сум тәшкил итәчәк. Аннан соң индексацияләнәчәк.

2019 елда Менделеевск районында 124 кеше ана капиталы алса, 2018 елда андый гаиләләр 147 булды. Россия Пенсия фонды идарәсенең райондагы Клиентлар службасы җитәкчесе Раушан Иштанова сүзләренчә, безнең районда бу сумманы еш кына торак шартларын яхшырту өчен кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X