Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ана капиталы» балалар тууны арттыра

Яшь һәм булачак әти-әниләр «Ана капиталын» 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту турында яңалыкны кызыксынып тикшерәләр. Гаиләләрне дәүләт яклавы федераль программасы һәм 2016 елда акча средстволарын файдалану тәртибе турында РФ Пенсия фондының Менделеввск районы идарәсе начальнигы Раушан Иштанова сөйләде. Ана капиталын тормышка ашыру белән бәйле барлык мәсьәләләр «Балалары булган гаиләләрне...

Яшь һәм булачак әти-әниләр «Ана капиталын» 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту турында яңалыкны кызыксынып тикшерәләр. Гаиләләрне дәүләт яклавы федераль программасы һәм 2016 елда акча средстволарын файдалану тәртибе турында РФ Пенсия фондының Менделеввск районы идарәсе начальнигы Раушан Иштанова сөйләде.
Ана капиталын тормышка ашыру белән бәйле барлык мәсьәләләр «Балалары булган гаиләләрне өстәмә дәүләт яклавы турында» 256 нчы федераль закон белән регламентлана. 2016 елның 1 гыйнварыннан түләүләр күләме 453026 сум тәшкил итә. Сертификат алуга икенче яки аннан соңгы балалары 2007 елдан 2018 елга кадәр туган яки уллыкка алган гаиләләр дәгъва итә. Икенче, өченче яки аннан соңгы балаларын уллыкка бер ялгызы алган аталар, әгәр уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән булса, шулай ук өченче балаларын тапкан, ләкин ана капиталын алмаган аналар аннан файдалану хокукына ия. Әгәр законлы вәкилләрнең өстәмә дәүләт яклавына хокуклары туктатылган булса, акча средстволары балигъ булмаганнарга (балаларга тигез өлештә) һәм мәгариф учреждениесендә белем алучы балигъ балага (23 яшенә җиткәнче) күчә.
- Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү яки фактта тору урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Раушан Камилевна. - Һәм документлар пакетын тәкъдим итәргә: РФ гражданины паспорты, барлык балаларының туу турында таныклыкларын, шулай ук никахлашу турында таныклык.
- Ана (гаилә) капиталы средстволарын торак шартларын яхшыртуга, яңа торак алуга яки төзүгә рәсмиләштергән кредитны каплауга юнәлдерергә була. Әгәр торак бина ата-аналар һәм балаларның гомуми милкенә рәсмиләштерелмәгән икән, аны барлык гаилә әгъзаларына да гомуми милеккә рәсмиләштерү турында нотариаль расланган язмача йөкләмә тәкъдим итү шарт. Алынган сумманы балаларны укытуга тотарга мөмкин, яки ана пенсиясенең тупланма өлешенә кертергә һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган 20000 сум күләмендәге бердәм түләү алырга, - дип өстәде Раушан Иштанова.
Узган елда Менделеевскида 172 сертификат бирелде, ана капиталы гамәлгә кергәннән бирле ул 1700дән артык гаиләгә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Ана капиталы"