Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы – дәүләт яклавы һәм ярдәме

Россия Федерациясе Конституциясе көнне ЗАГС сараенда менделеевлыларның өч гаиләсенә тантаналы төстә бала туу турында таныклык һәм ана сертификаты тапшырылды. Әти-әниләрнең шатлыклы вакыйгасын кунаклар һәм коллегалары уртаклашты. Район җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Валерий Чершинцев исеменнән тантана геройларына котлау сүзе белән урынбасары Константин Макаров мөрәҗәгать итте. - Россия гаиләләрендә...

Россия Федерациясе Конституциясе көнне ЗАГС сараенда менделеевлыларның өч гаиләсенә тантаналы төстә бала туу турында таныклык һәм ана сертификаты тапшырылды.

Әти-әниләрнең шатлыклы вакыйгасын кунаклар һәм коллегалары уртаклашты.
Район җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Валерий Чершинцев исеменнән тантана геройларына котлау сүзе белән урынбасары Константин Макаров мөрәҗәгать итте.
- Россия гаиләләрендә икенче баланы "путинныкы" дип йөртәләр. Нәкъ менә Россия Президенты Указы белән ана һәм балага ярдәмгә субсидия барлыкка килде. Ана капиталы программасы 2017 елга кадәр озайтылды. Агымдагы елда аның суммасы 428409 сум тәшкил итте. Күп гаиләләр сертификатны торак шартларын яхшыртуга тота. Аны шулай ук балага белем алуга һәм әнисенең пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга да юнәлдерергә була, - диде Константин Геннадьевич.
Бәхетле әти-әниләргә бала туу турында таныклык тапшырып, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева болай дип билгеләп үтте:
- Колодиннар һәм Мироновлар үз кызларына районда иң популяр булган Кристина һәм Аделина исемнәрен куштылар. Ә Наталья Канайкина һәм Олег Масленников улларын бабалары хөрмәтенә Виктор дип атадылар, ул "җиңүче" дигәнне аңлата.
Яңа туганнарның һәркайсының исемнәренең мәгънәсе турында сөйләп, Фаина Валентиновна сабыйларга һәм әти-әниләренә бәхет һәм иминлек теләде.
- Ана капиталы дип аталган дәүләт түләве турында закон Россиядә демографик хәлне яхшырту, шулай ук икенче һәм өченче бала туганда гаиләгә матди ярдәм бирү максатында кабул ителде. Сезнең тормышыгыздагы зур вакыйга шатлыгын уртаклашып, бала тууны сез генә түгел, дәүләт тә көтеп ала дип әйтәсем килә. Һәр гаилә бу акчаларны нәтиҗәле файдаланыр дип ышанам, - диде Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова.
Көн геройларын котлап, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова районда гамәлгә ашырыла торган партия проектлары турында сөйләде һәм яшь аналарга гаилә учагын җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм иминлеге символы буларак саклауларын теләде һәм сувенирлар бүләк итте.
- Ныклы гаилә - ныклы Россия, - дип ассызыклады Клавдия Ивановна.
3 нче мәктәп директоры урынбасары Светлана Солтанова әнисенең коллегалары исеменнән кечкенә Викторга барлык малайларның яраткан уенчыгын - зур машина бүләк итте.
- Сабыйлар әти-әниләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куандырып үссеннәр, - диде ул.
Бу мөһим чарага әти-әнисе белән 12 нче балалар бакчасы шәкерте Ярослав Миронов та килгән.
- Улыбыз сеңлекәшен ярата, яныннан китми, бераз үскәч, уйнарга иптәш була дип көтә, - диләр елмаешып Мироновлар.
Музыкаль номерлар бәйрәм очрашуына үзенчәлек ямь бирде. Тамашачы яраткан Клара Галләмова һәм Инна Килеева җыелганнарны дәртле җырлары белән куандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ана капиталы