Ана сертификаты – гаилә иминлеге нигезе
Менделеевскиның дүрт гаиләсенә тантаналы төстә нәниләре туу турында таныклык һәм ана сертификатлары тапшырылды. Ата-аналар белән бергә бу вакыйга шатлыгын туганнары һәм коллегалары да уртаклашты. «Кама таңнары» приюты директоры Илсөяр Зыятдинова купшы чәчәк бәйләме белән килгән. - Чәчәкләр безнең тәрбияче Светлана Филипповага, - ди Илсөяр Азатовна, - 18 февральдә аларның гаиләсендә...
Менделеевскиның дүрт гаиләсенә тантаналы төстә нәниләре туу турында таныклык һәм ана сертификатлары тапшырылды.
Ата-аналар белән бергә бу вакыйга шатлыгын туганнары һәм коллегалары да уртаклашты. «Кама таңнары» приюты директоры Илсөяр Зыятдинова купшы чәчәк бәйләме белән килгән.
- Чәчәкләр безнең тәрбияче Светлана Филипповага, - ди Илсөяр Азатовна, - 18 февральдә аларның гаиләсендә икенче кызлары Екатерина туды. Без яшь гаиләгә балалар тәрбияләүдә энергия һәм көч теләргә килдек, йортлары балаларның шат авазларыннан яңгырап торсын.
- Екатерина исемен еш кушалар, - дип билгели ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева, Филипповларга бала туу турында таныклык тапшырып.
Ул яңа туган балаларның исемнәренең мәгънәсе белән таныштырды, нәниләргә һәм әти-әниләренә бәхет һәм иминлек теләде.
Елена Малявкина 22 көн элек кенә икенче тапкыр әни булган. Хәзер өлкән улы Ярославның энесе Дмитрий бар.
Ольга һәм Алексей Машковлар 1 апрельне Көлке көне генә итеп түгел, гаилә шатлыгы көне дә итеп билгеләячәкләр. Аларның 1 апрельдә кечкенә Викторияләре дөньяга килгән.
- Гаиләне дәүләт яклавы программасы 2007 елдан тормышка ашырыла. Ана сертификаты гаилә иминлеге нигезе булсын, - диде Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Раушан Иштанова.
Кызы Наталья Уфимцеваның яңа туган оныгы Леонид белән котлаулар кабул итүен күреп, элеккеге Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәре, биш бала әнисе Тамара Васильевна Заболотнова яшереп кенә күз яшьләрен сөртә.
- Кызым һәм аның гаиләсе өчен бик шатланам, - ди ул.
Ана капиталы алу перспективасы гаиләне планлаштырганда хәлиткеч булдымы дигән сорауга Наталья Уфимцева көлеп "Юк" дип җавап бирә.
Светлана Филиппова сүзләренчә, алар әле ана капиталы средстволарын нәрсәгә тоту турында төпле карарга килмәгәннәр, вариант буларак торак шартларын яхшырту карала.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, балаларын назлап күкрәкләренә кыскан яшь әниләрнең коллегалары тантана хуҗаларына иң ихлас котлау сүзләре адресладылар.
Ольга Смолькова
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 15:59«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә фитобар барлыкка килде Проект организмны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.2700
-
27 гыйнвар 2021 - 10:42Песәйдә укучылар Бөек Ватан сугышы чорын искә алдылар 2 нче февраль — Сталинград сугышы тәмамланган көн.3800
-
27 гыйнвар 2021 - 10:41Песәйлеләр Кукмарада «Итекле хоккей» районара турнирында катнаштылар — Хоккей уенын балачактан яратам, тик кайчандыр үзең бу уенда катнашырсың дисәләр, кычкырып көләр идем, — дип яза Песәйдән Фирдәвес Рәхмәтуллина. —Моңа кадәр хыялда гына булган теләк 25 нче гыйнвар көнне чынга ашты.2700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.4800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.4300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка» Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика