Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ана – якты исем!”

"Юность" район мәдәният йортында шундый исем астында Әниләр көненә һәм Россиядә быел беренче тапкыр билгеләп үтелүче Билгесез солдат көненә багышланган чара узды. Ватан сакчылары тәрбияләгән, күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган әниләр залда почётлы урыннарны алды. Чара башланыр алдыннан без алар белән әңгәмә кордык. - Любовь Арсланованың улы Андрей Карманково авылында...

"Юность" район мәдәният йортында шундый исем астында Әниләр көненә һәм Россиядә быел беренче тапкыр билгеләп үтелүче Билгесез солдат көненә багышланган чара узды.

Ватан сакчылары тәрбияләгән, күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган әниләр залда почётлы урыннарны алды. Чара башланыр алдыннан без алар белән әңгәмә кордык.
- Любовь Арсланованың улы Андрей Карманково авылында туган. Чечняда хезмәт иткән. 2004 елда батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, хәрби постында һәлак булды. Без аңа шундый ул тәрбияләгәне өчен рәхмәтле, - ди Иске Гришкин җирлеге башлыгы Валентина Мамакова.
- Улым Вадим мәктәптә яхшы укыды, Әсән техникумын тәмамлады. Ракета гаскәрләрендә хезмәт итте, 2008 елда геройлык күрсәтеп, һәлак булды. Мин улым белән горурланам, - дип күз яшьләре аралаш сөйли Надежда Чернова.
Тойгуҗадан килгән Рәмзия Бакирова Россия армиясе офицерының әнисе:
- Казан югары хәрби команда училищесын тәмамлагач, улым Марат Бурятиядә танк взводы командиры булып хезмәт итте. Узган елда һәлак булды. Улым хезмәт иткән часть командованиесеннән күп рәхмәт сүзләре ишеттем.
Районда күпбалалы гаиләләр 300дән артык, ун ананың биш һәм аннан да күбрәк баласы бар, 17 гаилә тәрбиягә бала алган.
- Дүрт һәм сигез яшьлек Кирилл белән Екатеринаны тәрбиягә алдым. Гаиләбездә өченче ел яшиләр. Ияләнү чоры бара, - ди Наталья Зырянова.
Әниләрне район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән урынбасары Константин Макаров котлады. Ул лаеклы балалар тәрбияләгән әниләргә ихластан рәхмәт белдерде, сәламәтлек, бәхет теләде һәм Раиса Куршакова, Рәйсә Әхмәтҗанова, Юлия Алексеева, Мария Булатова, Наталья Якимова, Надежда Миронова, Ирина һәм Надежда Самариналар һ.б.ларга хакимиятнең Мактау грамоталарын тапшырды.
Бәйрәм концерты "Сөембикә" бию композициясе белән башланды. Күңел кылларын тибрәтерлек итеп Алия Абрамова башкаруындагы "Солдат турында баллада" җыры сугышта һәлак булган солдатлар әниләренә багышланды. Концерт программасында Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары, шулай ук җирле үзешчән артистлар катнашты. Программаны Рәкыйга Стрелкова һәм Виктор Никифоров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Билгесез солдат кљненђ багышланган чара