Аналар батырлыгы өчен рәхмәт
Әниләр көне - игелек, мәхәббәт, наз бәйрәме. Ә Әфганстанда һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызның әниләре өчен дата һәрвакыт үзенчәлекле. 29 ноябрьдә бу мөлаем ханымнар район башлыгы Игорь Привалов белән җылы очрашуда булдылар. Игорь Анатольевич җыелганнарга бөек аналар батырлыгы өчен рәхмәт әйтте. - Сез сугышның һәм...
Әниләр көне - игелек, мәхәббәт, наз бәйрәме. Ә Әфганстанда һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызның әниләре өчен дата һәрвакыт үзенчәлекле.
29 ноябрьдә бу мөлаем ханымнар район башлыгы Игорь Привалов белән җылы очрашуда булдылар.
Игорь Анатольевич җыелганнарга бөек аналар батырлыгы өчен рәхмәт әйтте.
- Сез сугышның һәм кеше кайгысының нәрсә икәнен ишетеп кенә белмисез. Сез терәгегез һәм өметегез булган улларыгызны югалту ачысын кичердегез һәм үзегездә алга таба яшәргә көч таптыгыз, - диде ул.
Залда хөкем сөргән атмосфера чын мәгънәсендә җылы иде. Көн геройлары менделеевлыларның яраткан артистлары Виктор Никифоров, Галина Богданова, Ришат Кәбиров, Рамил Дәүләтшин, Инна Килееваны дулкынланып тыңладылар. Җирле артистларның һәр чыгышы йөрәге хәвефләнеп улын көткән ана мәхәббәтенә багышланды. Мондый очрашулар һәрвакыт күз яшьләре белән уза.
Кунаклар чараның инициаторы - район башлыгына уллары турында истәлекләрне яңартуы, мәдәният идарәсе (П.Миронов), "Юность" РМЙ (Р.Фәрхетдинова), Социаль яклау идарәсе (Ә.Салаватуллина) хезмәткәрләренә очрашуны оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Җыелганнар исеменнән Раиса Куршакова аяз күк йөзе теләде, чөнки дөньядагы барлык аналар улларын сугыш өчен түгел, бәхет һәм шатлык өчен үстерәләр.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9600
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7300
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19000
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19000
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14300
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика