Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аннан бәхетлерәк кеше юк

15 августта Тоймада яшәүче Бәдәр Тимергалиевна Хуҗина 90 яшен билгеләде. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина килде. Ветеранга иң җылы тәбрикләүләр юллап, Рөстәм Зиннурович район башлыгыннан бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның открыткасын тапшырды. Анда мондый юллар бар: "Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән тәбриклим!...

15 августта Тоймада яшәүче Бәдәр Тимергалиевна Хуҗина 90 яшен билгеләде.
Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина килде. Ветеранга иң җылы тәбрикләүләр юллап, Рөстәм Зиннурович район башлыгыннан бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның открыткасын тапшырды. Анда мондый юллар бар: "Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән тәбриклим! Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттегез. Чыдамлык һәм батырлык күрсәттегез... Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим".
- Минем юбилей турында хәтта президент та беләме? - дип гаҗәпләнә Бәдәр әби һәм аның йөзе яктырып китә.
Любовь Ионовна ветеранга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, ә юбиляр җыелганнарның барысына да аның яшенә кадәр җитүләрен теләде.
- Онытмауларын белү рәхәт, - ди ул. - Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Бәйрәм табыны артында, йөрәгенә якын фотографияләрне карап, Бәдәр ханым хатирәләре белән бүлешә. Вакыт агышыннан саргайган фоторәсемнәрдән Хуҗиннар гаиләсе тарихын күзаллап була. Менә бу сурәттә яшь парлар Рафаил һәм Бәдәр. Ә икенчесендә Рафаил Хуҗанович гимнастеркада, орденнар таккан.
- Әтиебез 1942 елдан сугышта булды, 1947 елда гына демобилизацияләнде, - ди кызы Фәридә. - Бу авыр чорда әни колхозда тракторда эшләде. Кызганычка каршы, әтиебезнең дөньядан киткәненә 20 елдан артык, ләкин аның турында истәлекләр йөрәкләрдә саклана.
- Әле дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, әни ишегалдына чыга, кеше күрмәгәндә кулына сәнәк я себерке алып, тәртип урнаштырырга керешә. Бу аңлашыла да: хезмәткә гадәтләнгән куллар эшне сагына, - ди әнисе янәшәсендә яшәүче кызы Рузания.
Кадерле кешеләрен тәбрикләргә якыннары - биш баласы, сигез оныгы, ике оныкчыгы, бер оныкчыгының баласы җыелды. Бу минутларда Бәдәр әбидән дә бәхетлерәк кеше юк иде кебек...
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Менделеевск яналыклары Менделевск