Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Антипьянь” акциясе кысаларында

Руль артында исерек шофёрларны барлау буенча чираттагы рейдлар булды. Анда юл-патруль службасы экипажы белән берлектә ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика офицеры һәм район газетасы вәкиле катнашты. Беренче рейд барышында ике исерек шофёр тоткарланды, икенчесендә - өч. Алар арасында район авылларында яшәүчеләр, шулай ук Удмуртия вәкилләре бар. Юл-патруль службасы инспекторлары шофёрларны кышкы...

Руль артында исерек шофёрларны барлау буенча чираттагы рейдлар булды.

Анда юл-патруль службасы экипажы белән берлектә ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика офицеры һәм район газетасы вәкиле катнашты. Беренче рейд барышында ике исерек шофёр тоткарланды, икенчесендә - өч. Алар арасында район авылларында яшәүчеләр, шулай ук Удмуртия вәкилләре бар. Юл-патруль службасы инспекторлары шофёрларны кышкы чорда юлларда тизлекне чикләү кирәклеге турында кисәттеләр, бигрәк тә балалар учреждениеләре янында игътибарлы булырга өндәделәр.
- М-7 "Волга" автоюлының авария куркынычлы участогында бер көнне генә дә үлем һәм җәрәхәтләнүчеләр белән ике һәлакәт булды, - дип билгеләп үтте ЮХИДИ начальнигы Тәлгат Фазлыев. - Барысына да автомобиль хуҗаларының бозлавык һәм буран шартларында саксызлыклары сәбәп булып тора. Кышкы трассада куркынычсыз тизлек сайлау - бәладән котылуның бердәнбер ысулы.
Атна дәвамында ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 196 очрагын барлады. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча административ штраф түләмәгән өчен ике беркетмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ЮХИДИ