Апрель һава торышы белән икеләтә гаҗәпләндерәчәк
Синоптиклар яз аеның икенче яртысыннан нәрсә көтәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
«Фобос» метеорологк үзәкнең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итүенчә, апрель һава торышы белән икеләтә гаҗәпләндерәчәк. Аның сүзләренчә, яз аеның икенче яртысында уртача һава торышы күпьеллык күрсәткечләрдән 2,5 - 3,5 градуска югарырак булачак. Унынчы апрельдән соң кар тулысынча эреп бетәчәк дип фаразлана, явым-төшемнәр нормада яисә бераз күбрәк булачак.
Шул ук вакытта салкын дулкыннар да булыр дип көтелә: ул 5еннән 10 апрельгә кадәр чорда була дип фаразлана, аннан соң көннәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев