Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апрельдә һава канцеляриясенә ышанма

Чәршәмбе көнне видеоконференция режимында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы муниципаль берәмлекләр яшәешен һәм юлларда транспортның өзлексез хәрәкәтләнүен тәэмин итү чараларына багышланды. Кышның бирешәсе килми Яз көне һава торышы сюрпризлар ясарга ярата. Әле генә ташу читләтеп үтәр дип өметләнгән идек. Төнлә һава температурасының нульдән түбән...

Чәршәмбе көнне видеоконференция режимында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы муниципаль берәмлекләр яшәешен һәм юлларда транспортның өзлексез хәрәкәтләнүен тәэмин итү чараларына багышланды.

Кышның бирешәсе килми
Яз көне һава торышы сюрпризлар ясарга ярата. Әле генә ташу читләтеп үтәр дип өметләнгән идек. Төнлә һава температурасының нульдән түбән булуы аны тоткарлап торды, ә хәзер көтмәгәндә яуган карның аерым елгаларда су биеклеген кинәт күтәрүе ихтимал. ТР Гидрометеорология идарәсе начальнигы Сергей Захаров та бу вакыт өчен гадәти булмаган һава торышына игътибар итте.
- Чәршәмбе көнне Татарстан халкы: "Яз көне йокларга яттык, кыш көнендә уяндык", - дип шаяртты. Яуган юеш кар (әле ул атна азагына кадәр көтелә), төнлә -8 градуска кадәр салкын, бураннар, секундка 18 метрга кадәр җил ташу күренешен бик нык үзгәртә алмас, - диде республиканың баш гидрометеорологы. - Җәйге тәгәрмәчләргә күчкән автомобильчеләргә дә һава торышы кинәт үзгәрү шактый мәшәкать тудырды. Трассада урыны белән бөкеләр барлыкка килде, юл-транспорт һәлакәтендә машиналар механик зыян күрде.
- Шулай да язгы процессларны алдан күреп булмый, барысына да әзер торырга кирәк, - дип өндәде Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов, утырышны йомгаклап.
Язгы ташуга әзер
Республикада "Ташу" операциясе игълан ителде, барлык предприятиеләр һәм гадәттән тыш службалар мөмкин булган су басуга әзер. "Менделеевск ТВ" телеканалының иҗади төркеме язгы ташуга әзерлек турында мәгълүмат бирүен сорап, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район буенча идарәсе әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллинга мөрәҗәгать итте.
- Полиция бүлеге, кече суднолар дәүләт инспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ташуга каршы комиссия белән берлектә саклану чаралары үткәрелде: су объектларында боз өстенә керүне тыючы аншлаглар куелды, тәүлек буена кизү тору оештырылды, авыр техника, кешеләр әзер, - диде Айдар Илдусович. - Һава торышы әлегә кулай, әмма барысы да Удмуртиягә бәйле.
Монайда барысы да тыныч
Монай авылының берничә йорты су басу зонасына керә. Җирлек башлыгы Нурия Сапаева белән ташуга әзерлек турында сөйләштек. Җәй көне суы саега торган Монай елгасы язга көчле агымлыга әйләнә.
- Көз көне елганың төбен тирәнәйттек, ике як ярын куаклардан арындырдык. Бетон плитәләр бозны тоткарламасын өчен, аларда киң тишекләр ясадык. Авыл халкы кар суларын җибәрү өчен канаулар казыды, суүткәргеч торбаларны чистартты. Күпер янында көл сибеп, бозны каралттык. Техника белән ярдәм иткән Удмуртия газчыларына һәм авыл халкына рәхмәт.
"Шумный"да Тойма тыныч ага
Тоймада су күтәрелү дәрәҗәсе Л.Карпов исемендәге химия заводы сак-коткару службасының даими контролендә. Су биеклегенең критик ноктага - 3,7 метрга җитәчәген әлегә әйтүе кыен. "Шумный" күпере янында бозлар киселде. Ташу вакытында суны вакытында үткәрү һәм тыгылулар булмасын өчен чаралар күрелә. Су басу куркынычы булган гипосульфит цехы хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелде. Җиһазлар күтәреп куелды, әзер продукция саны минимумга кадәр җиткерелде, аны шулай ук тиз арада чыгару тәэмин ителәчәк.
Икмәксез һәм тамашасыз калдырмаячаклар
Без булган көнне икмәк заводы штатлы режимда эшләде. Предприятиенең баш инженеры Олег Ларионов сөйләвенчә, җитәкчелек һәм коллектив гадәттән тыш хәлләргә әзер тора, он һәм җиһазларны куркынычсыз урынга күтәргәннәр.
- Теләсә нинди очракта да менделеевлыларны иписез калдырмаячакбыз, "Чаллы икмәге" ҖЧҖ белән килешү төзелгән, - дип ышандырды Олег Иванович.
Туган якны өйрәнү музеенда да язгы ташуга барысы да әзер. Безгә бу турыда Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева хәбәр итте. Әгәр менделеевлылар хәтерләсә, 2012 елда биредә су беренче катның тәрәзәләренә кадәр күтәрелгән иде (рәсемдә).
- Музей экспонатларына һәм тарихи байлыкларга куркыныч янамый, алар барысы да икенче катта урнаштырылган, - диде Лилия Фёдоровна. - Әгәр кирәк булса, районның барлык мәдәният хезмәткәрләре музейга ярдәмгә киләчәк.
Уяу булырга
Турай һәм Иске Гришкин авылларында да су басу куркынычы булган урыннар бар. Анда да чаралар күрелде. Мисал өчен, Турайдагы бер хуҗалыкта мунча белән сарайга ташу керергә мөмкин. Суүткәргеч торбаны чистартканнан соң, хуҗа тынычлап йоклый ала. Иске Гришкинда ике гаиләгә төзелгән коттедж су басу зонасына керә. Узган ел күрелгән чаралардан соң, басудан төшкән кар суы өйне читләтеп үтәчәк. Әмма тынычланырга иртә. Карның тиз эрүе һәм Удмуртиядә көчле яңгырлар яву су биеклеге күтәрелүгә сәбәпче булырга мөмкин. Менделеевск янгын сүндерү гарнизоны начальнигы Александр Балясов шул сәбәпле су объектларын тикшереп торырга һәм уяу булырга өнди. Зур су көтелмәгән җирдән килергә мөмкин. Шуны истә тотыгыз: су басудан котылу - аны коралланып каршы алу.

Роза Шәрәфиева


"Кайнар линия"
телефоны: 2-16-76.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Чђршђмбе