Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архив белешмәләрен – күпфункцияле үзәк аша

Хәзер архив белешмәсен күпфункцияле үзәк аша алырга була дип ишеттем. Бу төр хезмәт турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле, - дип сорый И.Ерёмин. Газета укучыбыз соравына Менделеевск архив бүлеге начальнигы Наталья Харитонова җавап бирә. - Агымдагы елдан Менделеевск архивы эшчәнлегенә заман таләпләренә җавап бирүче яңалык кертелде. Республиканың башка районнарындагы кебек, Менделеевскида да...

Хәзер архив белешмәсен күпфункцияле үзәк аша алырга була дип ишеттем. Бу төр хезмәт турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле, - дип сорый И.Ерёмин.
Газета укучыбыз соравына Менделеевск архив бүлеге начальнигы Наталья Харитонова җавап бирә.
- Агымдагы елдан Менделеевск архивы эшчәнлегенә заман таләпләренә җавап бирүче яңалык кертелде. Республиканың башка районнарындагы кебек, Менделеевскида да Фомин урамының 19 нчы йортында күпфункцияле үзәк бар. КФҮ белгечләре архив белешмәләре һәм хезмәт стажы, хезмәт хакы, торак һәм җир бүлеп бирелүне раслау турында архив күчермәләре сорау буенча кешеләрне кабул итәләр. Сорауларга җаваплар архив тарафыннан 30 көн эчендә бирелә. Белешмә әзер булганнан соң, архив хезмәткәре бу турыда запрос калдырган кешегә телефон аша хәбәр итә һәм аны КФҮ хезмәткәренә тапшыра. Запросларны кабул итү һәм тапшыру атнага ике мәртәбә башкарыла. Белешмә почта аша да җибәрелергә мөмкин.
Стаж яки хезмәт хакы турында запрос ясау өчен хезмәт кенәгәсенең күчермәсен тәкъдим итәргә кирәк. Махсус программа нигезендә Интернет аша андый запрослар ТР Пенсия фонды идарәсеннән турыдан-туры архивка килә. Шулай булгач, сезгә социаль-хокукый запрос белән үзегезгә архивка мөрәҗәгать итүнең кирәге юк.
Әгәр кешегә йорт һәм гараж төзү өчен җир бирелгән һәм аларның моны раслаучы документлары сакланмаган икән, мәгълүмат эзләү өчен җир бүлеп бирелү елын төгәл искә төшерергә һәм аны запроста күрсәтергә кирәк.
Менделеевск архивы район буенча барлык, шул исәптән шәхси состав - кадрлар һәм бухгалтерлык документларын саклый. Бу елның 1 ноябренә 800 запрос үтәлгән.
Архив шулай ук туган якны өйрәнү эшен алып бара. Район муниципалитеты сайтында 2012 елдан архив фондыннан район һәм шәһәр тарихы буенча архив документлары урнаштырыла. 2015 елда язмалар темасы Бөек Ватан сугышына багышланачак. Бүген сайтка керүчеләр 1941 елның 20 июленнән эшче депутатларның Бондюг район Советы сессиясе беркетмәсен укып таныша алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары архив белешмђлђр

2
X