Артемга ярдәм кирәк
473
0
0
Рындиннар гаиләсенә бәла көтелмәгәндә килде. Кече уллары Артем ел ярым элек эпилепсия белән авырый башлады. Табиблар Веста синдромы дигән диагноз куйдылар, әмма сәламәт булып туган балада ул авыруның ничек барлыкка килүен аңлата алмадылар. - Онкология кайдан килеп чыга? Кем әйтә ала? Бүгенге көндә һәр өч баланың берсе эпилепсия белән авырый....
Рындиннар гаиләсенә бәла көтелмәгәндә килде. Кече уллары Артем ел ярым элек эпилепсия белән авырый башлады. Табиблар Веста синдромы дигән диагноз куйдылар, әмма сәламәт булып туган балада ул авыруның ничек барлыкка килүен аңлата алмадылар.
- Онкология кайдан килеп чыга? Кем әйтә ала? Бүгенге көндә һәр өч баланың берсе эпилепсия белән авырый. Аның сәбәбен ачыклау мөмкин түгел, - дип җавап бирделәр Людмила һәм Константин мөрәҗәгать иткән больницаларда.
Артемга дүрт яшь тула, ләкин ул бу яшьтә белергә тиеш булганның яртысына да сәләтле түгел. Сөйләшми диярлек, сүзләре аңлашылмый, кече йомышын әйтми, үзе ашый алмый.
- Иң куркынычы, һәр өянәк (алар һәр көнне, хәтта сәгать саен диярлек була) баш миенә зыян китерә. Алар кабатланганда, алга таба үсеш мөмкин түгел, - ди Людмила Рындина. - Улыбыз өйрәнгәнен дә онытырга, йөрми башларга мөмкин.
Россиядә баланы дәвалау мөмкинлеге юк. рөхсәт ителгән җиде препарат бар, аларның берсе дә ярдәм итми.
- Чит ил даруларын ала алмыйбыз, ничектер тапкан очракта да, алар бездә тыелган булу сәбәпле, терапия үткәрергә беркем дә ризалашмаячак, - дип билгели Константин Рындин.
Шулай да, баланы коткарырга була. Чит илдә андый авыруны дәвалыйлар, әмма акча кирәк.
- Социаль челтәрдә балаларында шундый ук диагноз булган әти-әниләр белән язышабыз. Күпләр Германия клиникасына мөрәҗәгать итеп дәваланалар. Без дә тикшерү нәтиҗәләрен җибәрдек, 1800 мең сумга счет килде. Испаниядә арзанрак, гаризаны алдылар, дәвалау 800 мең сум булачак дип яздылар. Ләкин безнең андый акчабыз юк.
Бөтен өмет хәйриячеләрдә. Ата-аналар улларының авыруы турында мәгълүматны "В контакте" сайтына урнаштырган, ярдәм сорап төрле фондларга мөрәҗәгать итәләр. Кешеләр җавап бирә, бигрәк тә Мәскәүдән еш акча күчерәләр. Әмма җыелган сумма таләп ителгәннең уннан бер өлешен дә тәшкил итми.
- Зинһар, безгә ярдәм итегез. Без улыбыз сәламәт булсын, башка балалар кебек төнлә тыныч йокласын, өянәк вакытындагы авыртудан җәфа чикмәсен, сөйләшсен, укысын, хыяллансын, камилләшсен дип телибез. Улыбызны дәвалауга өмет бар, ләкин ярдәмнән башка булмый, - диләр Артемның әти-әнисе.
Әлегә бала әтисе аскан атынчыктан төшми диярлек. Анда атынып, авыртуын бераз тынычландырырга тели, күрәсең. Әти-әниләре улларын игътибарсыз калдырмый, чөнки чираттагы өянәге тотса, ул егылып төшәргә мөмкин. Махсус дәфтәрдә өянәкләр исәбен алып баралар, март аендагы биттә буш урын юк диярлек.
"Юность" район мәдәният йортында, аерым кибетләрдә Артем өчен акча җыю тартмасы урнаштырылган. Рындиннар гаиләсенә ярдәм ысуллары турында җентекләбрәк 2-20-27 һәм 89178818256 телефоннары аша хәбәрләшеп белергә мөмкин.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3800
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.4100
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.5200
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.5900
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.4500
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.6300
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.7400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.6000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр4400
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.9400
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84