Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арзан торакка – авылга

"Юность" район мәдәният йортында авыл агросәнәгать комплексын үстерү темасына муниципалитет вәкилләренең яшь гаиләләр белән очрашуы булды. Утырышта "2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасы буенча авыл җирендә яшәүчеләргә дәүләт ярдәмен күзаллаучы торак сатып алу мәсьәләсе һәм положениесе тикшерелде. Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов,...

"Юность" район мәдәният йортында авыл агросәнәгать комплексын үстерү темасына муниципалитет вәкилләренең яшь гаиләләр белән очрашуы булды.
Утырышта "2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасы буенча авыл җирендә яшәүчеләргә дәүләт ярдәмен күзаллаучы торак сатып алу мәсьәләсе һәм положениесе тикшерелде. Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов, оештыру бүлеге начальнигы Миләүшә Хөсәенова, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин авылда торак төзү һәм сатып алуга социаль түләү билгеләү буенча хокуклар турында сөйләделәр.
35 яшькә кадәрге ялгызлар яки өйләнешкәннәр, тулы булмаган гаиләләр, шулай ук тәмамланган һөнәри белемле яшь белгечләр, тиешле шартларны үтәп, бу программадан файдалана алалар. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләрне башкарма комитет билгели. Менделеевлыларның авыл җирендә хезмәт куюы, бер елдан артык эш стажы булуы, төзеләсе (сатып алынасы) торакның гомуми мәйданыннан билгеләнә торган исәпләнгән бәясенең 35 проценты кадәр үз средстволары яки заем акчалары булу шарт. Социаль түләүгә хокук алганнан соң, яшьләр торак сәясәте, шәһәр хуҗалыгы һәм сәүдә буенча башкарма комитет бүлегенә тиешле документларны теркәп, билгеләнгән формада гариза бирә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Яшь гаилђлђр белђн очрашу