Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашлыкны – амбарга, җылылыкны – йортларга

Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсе сертификатлар тапшырудан башланды. Караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча республика программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтеп, шәһәр башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Миләүшә Хөсәенова Ангелина Павловна Кайзерга, Артур Зөлфәтович Кашаповка, Иван Иванович Ноговицинга, Аделия Илдаровна Садретдиновнага торак сертификатлары тапшырды. Россия Суд приставлары федераль службасының...

Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсе сертификатлар тапшырудан башланды.
Караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча республика программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтеп, шәһәр башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Миләүшә Хөсәенова Ангелина Павловна Кайзерга, Артур Зөлфәтович Кашаповка, Иван Иванович Ноговицинга, Аделия Илдаровна Садретдиновнага торак сертификатлары тапшырды.
Россия Суд приставлары федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Менделеевск районара бүлегенең 2012 елның беренче яртысында эшчәнлек нәтиҗәләре белән начальнигы Вячеслав Коровин таныштырды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин урып-җыю эшләре барышы турында мәгълүмат бирде.
Ул уракның иң кызган чагы булуын билгеләп үтте. Игеннәр барлыгы 4835 гектар мәйданнан урып-җыелды, бу планның 53 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача уңыш - 14,2 центнер. 6889 т ашлык суктырылды. "Кама" колхозы" ҖЧҖдә эш оешкан төстә бара. Хуҗалык җитәкчесе Ибраһим Галимов һәм баш агроном Миңнерафис Садриев елдан-ел игенчелек культурасын үстерү, яхшы күрсәткечләргә ирешү өстендә эшлиләр. Читтән бер генә комбайнчы да җәлеп ителми, чөнки монда хезмәткә түләү системасы көйләнгән.
Камайдан Әһлиевлар гаиләсе алдынгылар рәтендә. "Алтын башак" ҖЧҖ механизаторлары һәм инженер-техник хезмәткәрләре бердәм эшлиләр. Уракта өч "Дон" комбайны катнаша. Аларны тәҗрибәле механизатор Виталий Байтуганов, аның улы һәм кияве иярли. Хуҗалыкта матди кызыксындыру чаралары гамәлдә. "Спецстрой" ҖЧҖ генераль директоры Геннадий Парамонов, инвестор буларак, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә, хезмәт хакы вакытында түләнә. Башка хуҗалыкларга темпларны арттырырга кирәк. Бурыч - икмәкне җыеп алуны 25 августка төгәлләргә һәм "Рацин", "Татагролизинг" алдындагы дәүләт бурычын үз вакытында капларга.
Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Андрей Тарасов торак фондын ягулык сезонына әзерләү барышы турында мәгълүмат бирде.
Аның сүзләренчә, райондагы 21 котельныйның барысы да кышкы чорда эшләүгә әзер, шул исәптә шәһәрнең 3 нче котельные һәм 14 җылылык пункты. Аерым торак пунктларда (Тихоново, Татар Чаллысы) күпфатирлы йортлар шәхси котеллар белән җылытылуга күчереләчәк. Җылылык (35,78 км) һәм су белән тәэмин итү челтәрләре (40,4 км) планлаштырылган күләмдә капиталь ремонтланды һәм үзгәртеп корылды.
"Татгазэнерго" предприятиесенең Менделеевск филиалы көче белән җылылык системасы юдыртылды һәм өрдерелде, торбалар, арматураның тузган өлеше алмаштырылды.
Йортларга һәм учреждениеләргә җылылык 15 сентябрьдә биреләчәк.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм»
- "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән 1 августтан 25енә кадәр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе үткәрелә, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов. - 1 сентябрьдә 320 укучы тәүге тапкыр парта арасына утыра, шулардан 147е - аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән.
Һәр елны предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр акциядә актив катнаштылар.
- Җитәкчеләрне быел да балаларга ярдәм итәргә өндим, - диде Павел Степанович.
Беренче сыйныфларга портфельләр тапшыру 24 августта булачак.
Киңәшмәне район җитәкчесе Игорь Привалов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ашлыкны – амбарга, ќылылыкны – йортларга