Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ат чабышы – Сабан туеның бриллианты

Узган якшәмбедә Изге Троица көнендә төрле милләт халыкларының дуслык җепләрен ныгытып, Можга җирендә Сабан туе булды. Унөченче ел рәттән Татарстан Хөкүмәте боерыгы белән Менделеевск районы күрше Удмуртия Республикасы территориясендә шушы уникаль киң масштаблы бәйрәмнең кураторы ролен үти һәм аны үткәрүдә булышлык күрсәтә. Сабантуй мәйданында чыгыш ясаган җиде дистәдән артык артист...

Узган якшәмбедә Изге Троица көнендә төрле милләт халыкларының дуслык җепләрен ныгытып, Можга җирендә Сабан туе булды.
Унөченче ел рәттән Татарстан Хөкүмәте боерыгы белән Менделеевск районы күрше Удмуртия Республикасы территориясендә шушы уникаль киң масштаблы бәйрәмнең кураторы ролен үти һәм аны үткәрүдә булышлык күрсәтә.
Сабантуй мәйданында чыгыш ясаган җиде дистәдән артык артист һәм спортчы гадәттән тыш талантлы, көчле һәм түземле, ата-бабаларның мәдәни мирасына тугрылыклы булуларын дәлилләделәр.Менделеевлылар делегациясен җитәкләгән район башлыгы Игорь Привалов, гадәттәгечә, бәйрәмгә үзеннән һәм район эшмәкәрләреннән бүләкләр белән килде.
Традиция буенча ат спорты ярышлары бәйрәмгә старт бирде һәм ипподромга олысын-кечесен - күп халык җыйды, чыннан да, монда Сабантуй рухын тулы көчкә тою мөмкинлеге булды.
Можга шәһәре башлыгы Сергей Пантюхин тамашачы һәм спортчыларны җылы котлады һәм чараны әзерләүдә ярдәм күрсәткән, актив катнашкан өчен районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Игорь Привалов можгалыларны һәм шәһәр кунакларын ихлас күңелдән котлады.
- Сабантуе Татарстан чикләрен үтеп чыгып, чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәменә әйләнде. Бу көнне без авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, игенче хезмәтенә дан җырлыйбыз. Бәйрәм чарасының ат чабышы белән башлануы куанычлы хәл. Көрәш һәм ат чабышы - Сабан туеның бриллиантлары. Бәйрәм буыннан-буынга күчеп, һәр кешегә яхшы кәеф бүләк итсен иде.
Шул ук вакытта ипподромда азартлы тамаша булды. Тәҗрибәле чабышчылар идарә иткән ярсыган айгырлар күпсанлы җанатарларның игътибарын җәлеп итеп махсус юл буйлап алга ыргылдылар.
- Ат спорты - ярышларның иң кызыклы төре. Без аны калдырмаска тырышабыз. Һәр елны Сабантуй көнендә ипподромга ашыгабыз, энергия һәм күңел күтәренкелеге алабыз, - диләр ветераннар Фоат Батталов һәм Фоат Нуриев.
- Әтиебез Фоат Нуруллинга - 87 яшь, ул Бөек Ватан сугышы ветераны. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәйданга килә. Бу күңелле бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт, - диләр аның балалары.
Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Киров өлкәсене Вятка аланы һәм Удмуртиянең дүрт районыннан 46 чабышчы яхшы җирле токымлы атлар, гарәп елгырлары һәм чиста нәселле айгырларны иярләделәр. Менделеевскидан дүрт айгыр катнашты.
Тәҗрибәле ат өйрәтүче Алексей Леонтьев идарә иткән Игл һәм Лапилла кушаматлы айгырларның финишка икенче булып килүе шатландырды.
Ат ияләре - район башлыгы Игорь Привалов һәм Менделеевск икмәк заводы булды. Төп приз - район башлыгыннан ЖК-телевизор Можга егете Марат Гарифуллин өлешенә тиде.
Көн уртасына бәйрәм төп мәйданда дәвам итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен укыды. Үзәк мәйданда менделеевлыларның концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булды. Теләүчеләр көрәш, милли уеннар, конкурсларда катнаштылар.
Менделеевск районыннан 7 көрәшче милли көрәштә катнашты. Камайдан Рафаэль Кәлимуллин яшүсмерләр арасында беренче урын алды. 70 килограммга кадәрге авырлыкта өлкәннәр арасында Камай авылыннан Илдар Әһлиев - өченче, 85 килограммга кадәр авырлыкта Турайдан Илнар Нуриев - икенче, Камайдан Риназ Кәлимуллин өченче урынга чыкты, 85 килограммнан өстәрәк авырлык белән Альфред Әһлиев (Камай) - икенче урынга лаек дип табылды.
Лариса Кривилева,
Рәис сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Можга