Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ат караучы булып эшләгән

    Шушы көннәрдә районда яшәүче ике хезмәт ветераны күркәм юбилейларын билгеләде Сара Җәләевна Җәләевага 95 яшь тулды. Аларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, бүләкләр, Россия Президентының исемле открыткаларын тапшырды. Сара Җәләева тумышы белән Удмуртиядән. Хезмәт биографиясен бик иртә башлый. 1939 елда аны, 20 яшьлек алдынгы сыер савучыны, Мәскәүгә Халык...

    Шушы көннәрдә районда яшәүче ике хезмәт ветераны күркәм юбилейларын билгеләде Сара Җәләевна Җәләевага 95 яшь тулды.

    Аларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, бүләкләр, Россия Президентының исемле открыткаларын тапшырды.
    Сара Җәләева тумышы белән Удмуртиядән. Хезмәт биографиясен бик иртә башлый. 1939 елда аны, 20 яшьлек алдынгы сыер савучыны, Мәскәүгә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә сәяхәт белән бүләклиләр.
    - Аннан Бөек Ватан сугышы башланды, - дип сөйли Сара Җәләевна. - Егетем фронтка китте һәм кайтмады. Авыр вакыт иде, өч кеше өчен эшләдек, тамак ач булды, җиңүне көттек...
    Ветеран кунакларга яшьлеге, сугыш вакытындагы һәм тыныч замандагы тормышы турында сөйләде. Ул фронтовик Галиуллага кияүгә чыга, кызлары Суфия туа.
    - Ирем сугыш инвалиды иде, 1967 елда үлде, - дип дәвам итә С.Җәләева. - Кызым минем белән калды, фермада эшләде, ә мин пенсиягә чыкканчы ат караучы булдым. Ул вакытта атлар күп иде, минем карамакта, мәсәлән, 28.
    Хәзер ветеран Менделеевскида яши. Аны кызы, килене Кадрия тәрбияли. Сара әби безгә җырлар, такмаклар башкарды.
    - Эх, күзләрем дә күрсә иде, - дип офтана ул. - Күңелем картаймый әле. Тыныч тормышта яшәвемә шатланам, сезне 100 яшьлек юбилеема көтеп калам!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: