Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Атмосфера һавасы контроль зонасында

    Атмосфера һавасының пычрануына контрольнең автомат станциясе ачылган объектларның беренчесе булды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов, объектны ачып, болай дип билгеләп үтте: - Менделеевск районында урнаштырылган һава торышына контроль пункты республикада исәп буенча унбишенчесе. Стационар пункт химия предприятиеләре ыргыткан атмосфераны пычратучы матдәләрне даими...

    Атмосфера һавасының пычрануына контрольнең автомат станциясе ачылган объектларның беренчесе булды.
    ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов, объектны ачып, болай дип билгеләп үтте:
    - Менделеевск районында урнаштырылган һава торышына контроль пункты республикада исәп буенча унбишенчесе. Стационар пункт химия предприятиеләре ыргыткан атмосфераны пычратучы матдәләрне даими теркәүне тәэмин итү өчен билгеләнә. Станция түбәндәге күрсәткечләр: азот оксиды, аммоний, күкерт диоксиды, күкертле водород, углерод оксиды, толуол һәм башка матдәләр буенча тәүлек дәвамында атмосфера һавасын күзәтү, шулай ук метеопараметрлар - температура, дымлылык, атмосфера басымын, җилнең тизлеген һәм юнәлешен билгеләү мөмкинлеге бирә. Күрсәткечләр он-лайн режимында Баш икътисад идарәсенә чаралар кабул итү өчен җибәрелә.
    Район башлыгы Игорь Привалов болай дип ассызыклады:
    - Халык районда экология торышы, нинди мохиттә яшәве белән кызыксына, чөнки бездә зур сәнәгать потенциалы тупланган. Яңа станция хәлне контрольдә тоту мөмкинлеге тудыра, экологик куркынычсызлыкны саклау өчен хезмәт итәчәк.
    Белгеч-экологлар, мәктәп укучылары пунктны карадылар, аның эше белән таныштылар.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: