Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һава линияләренә ремонт

Сишәмбе көнне Советская урамында электр тапшыруы һава линияләренә капиталь ремонт үткәрелде. Алабуганың "Промснабсервис" ҖЧҖ подряд оешмасы эшчеләре иске изоляторларны яңага алыштырдылар. Бу энергия югалмасын һәм кыска ялганыш куркынычы булмасын өчен кирәк. Эшләр 4-5 метр биеклектә алып барылды һәм берничә сәгать дәвам итте. - Кышка яздан ук әзерләнә башлау зарур, -...

Сишәмбе көнне Советская урамында электр тапшыруы һава линияләренә капиталь ремонт үткәрелде.



Алабуганың "Промснабсервис" ҖЧҖ подряд оешмасы эшчеләре иске изоляторларны яңага алыштырдылар. Бу энергия югалмасын һәм кыска ялганыш куркынычы булмасын өчен кирәк. Эшләр 4-5 метр биеклектә алып барылды һәм берничә сәгать дәвам итте.
- Кышка яздан ук әзерләнә башлау зарур, - дип аңлата РЭСның баш инженеры Айрат Зарипов. - 12 елга бер тапкыр капремонт үткәрергә кирәк. Быел электр тапшыруларының барлык линияләрен диярлек тәртипкә китерүне планлаштырабыз. Таушалганлык дәрәҗәсеннән чыгып, изоляторларны яки чыбыкларны алыштырабыз. Күптән түгел Солнечная урамында һава линиясе ремонтланды.
Эш вакытында линия сүндерелә, бу менделеевлыларга аерым кыенлыклар тудыра. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, электр өзеклекләре белән бәйле кыенлыкларга алмашка без аварияләр һәм гадәттән тыш хәлләр булмауга гарантия алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары капиталь ремонт