Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Һава мониторингы – менделеевлылар иминлеге

    Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов эгидасында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә утырышы кысаларында Менделеевскида экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Район башлыгы Игорь Привалов озатып йөргән рәсми делегация үз маршрутын төзелә торган "Аммоний" химия комплексыннан башлады. Яңа заводның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты күрсәтәчәге турындагы көн кадагындагы мәсьәләгә "Аммоний"...

    Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов эгидасында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә утырышы кысаларында Менделеевскида экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
    Район башлыгы Игорь Привалов озатып йөргән рәсми делегация үз маршрутын төзелә торган "Аммоний" химия комплексыннан башлады.
    Яңа заводның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты күрсәтәчәге турындагы көн кадагындагы мәсьәләгә "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко җентекле җавап бирде:
    - Бу экологик чиста җитештерү булачак. Монда агынтысыз система каралган: барлык юынтык сулар биологик чистарту корылмалары аша үтеп, җитештерү циклына кире кайтачак. Шулай итеп, Камага пычрак сулар агымы булмаячак.
    Экология министрлыгы белгечләре Монай авылы җирлегендә халыктан җыелган каты көнкүреш калдыкларын чыгару системасы белән таныштылар.
    Баш экологларның игътибары яңа төзелгән Күпфункцияле үзәк белән янәшәдәге мәйданда "Мехуборка Групп" компаниясенең "Экология" һәм "Экопром" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең каты көнкүреш калдыкларын һәм эре габаритлы чүпләрне полигонга озату өчен кулланыла торган махсуслаштырылган техникасына юнәлдерелде.
    - Безнең предприятиеләр Менделеевскида 2011 елның августыннан эшли, - дип сөйли "Мехуборка Групп" ҖЧҖ директоры Ролан Шәмсетдинов. - Шушы дәвердә җәмгыять хисабыннан йөздән артык евроконтейнер кайтартылды, алар шәһәр территориясендә урнаштырылды. Каты көнкүреш калдыкларын озату шәһәрдә - һәр көнне, ә авыл җирлекләрендә төгәл график нигезендә башкарыла. "Экопром" һәм "Экология" предприятиеләре 25 авыл торак пунктына хезмәт күрсәтә, чүп ташучы машиналар һәр авылга диярлек керә. Юллар булмау сәбәпле, ике кече авылда каты көнкүреш калдыкларын җыю оештырылмаган. Эре габаритлы чүпләр полигонга бункерлы КамАЗ ярдәмендә атнага ике тапкыр озатыла.
    Ролан Томасович сүзләренчә, Менделеевск районында республиканың күрше шәһәрләренә караганда каты көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм утильләштерү тарифы күпкә кимрәк. Мисал өчен, Алабугада һәр кешегә түләү 29,9 сум исәпләнә, Чаллыда - 40,12 сум, менделеевскида - 21,6 сум.
    Авыл һәм шәһәр халкының бу хезмәт өчен түләве буенча проблема юк.
    Ролан Шәмсетдинов район башлыгы игорь Приваловка - проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә йогынты күрсәткәне, җирлек башлыкларына ярдәм һәм булышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
    - Баштарак халык районда чүпләрне җыюны оештыру буенча төгәл система эшли башлавына ышанмады. Иң элек җирлек башлыклары белән аңлату эшләре алып барырга туры килде. Алар атна саен ничә йорт хуҗалыгының компания белән килешү төзүе турында отчёт бирделәр. Һәр авылда халык җыеннары үтте.
    Иң мөһиме - чүп машиналарының хәрәкәт графигын үтәү, ул вакытта проблемалар булмаячак, - дип өстәде район башлыгы Игорь Привалов.
    - Монайда каты көнкүреш калдыкларын һәр көнне җыю оештырылган. Бу уңайлы, кешеләр машинаны кайсы вакытта көтәргә икәнен беләләр. Эре габаритлы чүпләрне аерым туплыйбыз һәм машинага заказ бирәбез. Халык канәгать, - диде җирлек башлыгы Нурия Сапаева.
    Аннан белгечләр каты көнкүреш калдыклары полигоны эшчәнлеге белән таныштылар. Беренче карашка чүпнең кайда җыелганын аеру мөмкин түгел. 13 гектар мәйданны биләүче полигон биеклектә урнашкан һәм чүпнең аның чикләренә таралуын чикләүче сетка белән әйләндереп алынган. Гаҗәпкә каршы, ят ис сизүче һәм очкан чүп-чар күрүче булмады.
    - Моңа көнкүреш калдыкларын җыю схемасы сәбәпче: чүпләр өчен билгеләнгән махсус корылманың җир өстендә гидроизоляцияле элпә урнаштырылган. Чүп өеме алты метр биеклектә булуга, калдыкларны калын җир катламы белән каплыйлар, аннан рекультивация үткәрелә, - дип сөйли Ролан Шәмсетдинов.
    Аның сүзләренчә, полигон алты елга исәпләнгән.
    - Полигонны РЭМ маркалы компакт, ягъни махсуслаштырылган механизм белән яхшы итеп тыгызлаганда, объекттан файдалану вакытын озайтырга була. Үзәкләштерелгән схема зарарлы матдәләрнең туфракка эләгүеннән саклый, - диде ул.
    Шулай ук һава атмосферасының пычрануына аналитик контроль буенча стационар автоматик станция төзү өчен урын сайлау мәсьәләсе тикшерелде, ул якын-тирәдә урнашкан предприятиеләр эшчәнлеген һәм һаваның пычрануы мөмкин булган чыганакларны контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Мәйданчык сыйфатында Монай авылы һәм шәһәр каралачак.
    Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов "2014-2020 елларга Татарстанда табигый ресурслардан файдалану, кабат җитештерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау" Дәүләт программасы кысаларында бу максатка 6,5 миллион сум бирү турында мәсьәләнең хәл ителүе турында ышандырып әйтте.
    Соңрак пленар утырышта Рөстәм Илдарович болай диде:
    - Бу станция "Аммоний" заводы төзелгәнче, төзелү вакытында һәм аннан соң районда атмосфераның пычрануы турында хәлне күзәтү мөмкинлеге бирәчәк.
    Экскурсия барышында район башлыгы тагын бер проблеманы билгеләде: язгы ташу вакытында уникаль тарихи объект - туган якны өйрәнү музеен су басу куркынычын. Р.Камалов Тойма елгасы ярларын ныгыту мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк дип ышандырды.
    Көндез БСМ залында предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында пленар утырыш булды. Аны ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм район башлыгы Игорь Привалов үткәрделәр.
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Гаффаров территорияләрне чистарту буенча икеайлык үткәрү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
    Ул билгеләп үткәнчә, районда санитар икеайлыкны оештыру һәм координацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оператив штаб төзелде. Урамнарны, ишегалларын, мәйданчыкларны, гомумкуллану урыннарын җыештыру, төзекләндерү буенча план төзелде, барлык участоклар предприятие, оешма һәм учреждениеләргә беркетелде.
    - Шәһәр һәм авыллар торак пунктлары территорияләрен тәртипкә китерү буенча эш март азагында башланды, - дип ассызыклады Роберт Ринатович.
    Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова районда карьерлар эшчәнлеге турында сөйләде.
    Экология министрлыгы белгечләре район предприятиеләре җитәкчеләрен табигый байлыклардан закон нигезендә файдалану, табигатьне саклау һәм экологик куркынычсызлык законнары таләпләрен үтәргә өндәделәр.
    Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов йомгаклау сүзендә күмәк тырышлык белән экология мәсьәләләре тиешле дәрәҗәдә хәл ителер дигән ышаныч белдерде.
    - Менделеевск районының каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару буенча халык белән эшләү тәҗрибәсен башка районнарга да өйрәнергә һәм кулланырга кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Илдарович.
    Лариса Кривилёва

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: