Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаваплылык тоеп

Гөлшат Гыйләҗева Менделеевск район электр элемтәсе предприятиесе электромонтёры Александр Харитоновны шәһәребездә белмәгән кеше сирәк. Телефон элемтәсендә төзексезлек булдымы, телевизордан нинди дә булса канал күрсәтмиме яки Интернет эшләмиме - бу очракта "ашыгыч ярдәм"гә һичшиксез ул килә. Александр Владимирович ут уйнаткан куллары белән теләсә нинди җитешсезлекне төзәтеп куя, ягымлылыгы белән кешеләр күңеленә...

Гөлшат Гыйләҗева
Менделеевск район электр элемтәсе предприятиесе электромонтёры Александр Харитоновны шәһәребездә белмәгән кеше сирәк.
Телефон элемтәсендә төзексезлек булдымы, телевизордан нинди дә булса канал күрсәтмиме яки Интернет эшләмиме - бу очракта "ашыгыч ярдәм"гә һичшиксез ул килә. Александр Владимирович ут уйнаткан куллары белән теләсә нинди җитешсезлекне төзәтеп куя, ягымлылыгы белән кешеләр күңеленә ачкыч таба.
- Биредә 1998 елдан бирле эшлим, шул вакыт дәвамында электромонтер гына түгел, яхшы психолог та булырга өйрәндем, - дип таныштыра ул үзе белән. - Һөнәреңне белү генә җитми, башкаларны аңлау, кирәк чакта юату да мөһим.
Хезмәттәшләре дә А.Харитоновны мактап сөйли. АТС инженеры Лира Санникова:
- Ул киң күңелле, олы йөрәкле, кушканны җиренә җиткереп үти торган кеше. Өлкән яшьтәгеләргә карата игътибарлы булуына сокланып карыйм. Кечкенә балалар белән дә уртак телне бик тиз таба. Оныклары өчен ничек җан атып торганын белсәгез?! Дүрт яшьлек Владислав белән ике яшьлек Аделинаны яраткан бабалары алдыннан да төшермәс иде, - ди.
Өлкән инженер Александр Казаков:
- Без аның белән 15 ел бергә эшлибез. Шушы вакыт арасында оешмада күп үзгәрешләр булды: Интернет җәелде, телевидение үзгәрде. Тормышыбызга нинди яңалык кермәсен, Александр аны җентекләп өйрәнә, эшен җаваплылык белән башкара. Шундый коллегам белән бергә эшләвемә горурланам, - дип сөйли.
Район электр элемтәсе предприятиесе начальнигы Илдар Гариповның да фикере уңай:
- Шәһәр халкыннан кабул ителгән барлык шалтыратулар буенча да Александр Харитонов хезмәт күрсәтә. Бер елга 3 меңнән артык гозер кабул ителә. Вазыйфаларын намус белән башкара. Моны коллектив кына түгел, халык та раслый.
Язмабыз героеның 2012 елның иң яхшы хезмәткәрләре исемлегенә керүе очраклы түгел, әлбәттә. Күрәсез, аның турында без гел уңай фикерләр генә ишеттек.
Тормыш сукмагы буйлап атлаганда күп сынаулар үтәргә туры килгән. Әти-әниләре Украина шахталарында эшли, гаилә соңрак Казахстанга күчеп китә. Үсмергә 14 яшь булганда, Харитоновлар әтиләренең туган ягына - Бондюг төбәгенә кайта. Егет биредә һөнәр ала, металл корылмалар буенча слесарь-монтажлаучысы буларак хезмәт юлын башлый, данлыклы КамАЗ заводы төзелешендә катнаша. 1983 елдан ул Менделеевск шәһәрендә эшли.
- Мин хезмәт куйган оешма 3 нче микрорайонны төзүгә җәлеп ителгән иде, - дип искә ала ул елларны А.Харитонов. - Чоловский урамындагы 8 нче йортны салдык, аннан Юбилей урамындагы 4 нче, Химикларда 5 нче, 11 нче йортлар...Шәһәрнең 3 нче мәктәбен төзеп сафка бастырдык.
Төзелеш оешмаларында озак еллар хезмәт куйганнан соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ведомстводан тыш сак бүлегенә күчә. Шул чакта аның җаваплы, намуслы икәнен күреп, электромонтер эшенә чакыралар.
Александр Владимирович 6 нчы разрядлы электромонтер. Яраткан эше, газиз әнисе, аны һәрвакыт аңлаучы хатыны, балалары һәм балдан татлы оныклары булганына шөкер итеп, якыннары турында кайгыртып, алар өчен жаваплылык тоеп яши ул. Әнисә Гыймазетдиновна белән тормыш коруларына 30 елдан артып киткән.
Китаплар укырга яратуы, җәй көне балык тотарга йөрүе, сәясәт, тарих һәм башка бик күп темаларга әңгәмә коруы турында да искәртми булмый. "Бар нәрсәгә өйрәнергә була!" Менә аның тормыш девизы.
- Хыялым - оныкларның яхшы һөнәр үзләштереп, аяккка басып, яхшы эшләргә урнашуын күрәсем килә, - ди язмабыз герое.
Сергей Романов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск