Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авария хәлендәге торактан яңа йортка

Озакламый Фомин урамының 12 нче йортында яшәүчеләр өй туе ясаячак - алар Татарстан урамында урнашкан яңа төзелгән йортка күченәчәк. Яши торган йортлары авария хәлендә булганлыктан, алар бу вакыйганы күптән көттеләр. Кешеләр озак еллар яшәеш өчен мөһим иң гади уңайлыклардан (канализация, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү) мәхрүм булдылар. Без...

Озакламый Фомин урамының 12 нче йортында яшәүчеләр өй туе ясаячак - алар Татарстан урамында урнашкан яңа төзелгән йортка күченәчәк.
Яши торган йортлары авария хәлендә булганлыктан, алар бу вакыйганы күптән көттеләр. Кешеләр озак еллар яшәеш өчен мөһим иң гади уңайлыклардан (канализация, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү) мәхрүм булдылар. Без өйләренә кергән менделеевлылар комментарийлардан баш тарттылар. Бер гаилә генә - улы белән әнисе бу йортта 16 ел яшәүләрен, шартлар булмаудан җәфа чигүләрен һәм яңа йортның төзелеп бетүен түземсезлек белән көтүләрен әйттеләр.
- Шәһәрдә мондый йортлар дүртәү, - дип сөйли, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм архитектура бүлеге начальнигы Андрей Тарасов. - Тузган торакны бетерү буенча федераль программа 2015 елга кадәр озайтылды. Татарстан урамындагы өч катлы 9 нчы йортта ике подъезд һәм 29 фатир, шуларның унҗидесе әлеге программа буенча бирелә.
Безнең иҗат төркеме яңа төзелә торган йортта булды. Эшләрне "Стройсервис" ҖЧҖ алып бара. Төзелеш узган елның сентябрендә башланды.
- Гомумтөзелеш эшләре төгәлләнде, тышкы челтәрне үткәрә башлыйбыз, шул ук вакытта йорт янын төзекләндерү бара, - ди мастер Газинур Һадиев. - Эш төренә карап 30-40 кеше җәлеп ителә.
- Йортны июнь аенда куллануга тапшырырга ниятлибез, ләкин дүрт фатир майда әзер булачак - алар сугыш ветераннары өчен, - дип билгеләп үтә прораб Илдус Шәрипов. - Хуҗалары үз фатирларын белә, киләләр, эш барышы белән кызыксыналар. Үз чиратыбызда без барлык теләкләрне үтәргә, иң мөһиме - йортны вакытында тапшырырга омтылабыз.
Прораб иң яхшы төзүчеләрне дә билгеләп үтте. Алар арасында - оста куллы Геннадий Никитин, эшче Рафаэль Әхмәтҗанов, штукатур-буяучы Любовь Нурмөхәмәтова.
Йорт кирпечтән, һәр фатирда балкон бар - мондый проект булачак хуҗалар теләген исәпкә алып сайланды. Торак метрларын бүлү авария хәлендәге йорттагы мәйданга карап билгеләнде.
- Яңа йортта ике коммуналь фатир булачак - ике һәм өч гаилә өчен. Авария хәлендәге йортларында квадратура зур түгел, шунлыктан алар өчен ванна һәм туалеты булган аерым фатир төзү мөмкин түгел, бүлмәләренә карават белән тумбочка гына сыячак, дәүләт субсидия биреп, мәйданнарын арттырырга теләми, - ди Андрей Тарасов. - Авария йортында яшәүчеләрнең күбесе кайбер сәбәпләр аркасында торакка ипотека алырга сәләтле түгел.
Барлык фатирларда шәхси исәпләү приборы булуы, күрсәткечләренең дистанцион алынуы - яңалык. хәзер барлык яңа объектларга шундый система кертеләчәк.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр Менделевск