Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Август метеобәйлеләр өчен чын сынау булачак

Магнит давылларының алты чоры булыр дип көтелә.

2-3 августта чайкалулар көчсезрәк, ләкин метобәйле кешеләрнең сәламәтлек торышын бераз какшатырлык булырга мөмкин.
10 августта магнит давылы көче уртача. Хроник, йөрәк-кан тамырлары, нерв, сулыш һәм терәк-хәрәкәт системалы авыруларга сак булырга кирәк.
13-14 августта Җирнең геомагнит кыры тирбәлүе вакыты-вакыты белән көчәя һәм кими. Алар җиңелчә генә баш авыртуга һәм артериаль басым бераз үзгәрүгә китерәчәк.
16 сыннан 20 августка кадәр магнит давыллары биш балл дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Бу уңайлы булмаган чор. Дүрт көндә дә метеобәйлеләрнең сәламәтлек торышында үзгәрешләр булуы ихтимал. Магнит давылларына алдан әзерләнергә, тиешле дару препаратлары юнәтергә кирәк.
21 һәм 22 августта магнит давылларыннан саклану зарур. Аларның көче хәтта электроприборлар эшенә, радио һәм кәрәзле элемтәгә дә тәэсир итәчәк. Магнит давылын, метеобәйлелектән иза чикмәгән кешеләр дә тоярга мөмкинннәр.
29 августта уртача дәрәҗәдә интенсивлыктагы магнит дулкыны булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев