Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобиль теркәү игътибар таләп итә

ЮХИДИ бүлегендә транспорт теркәүнең гадиләштерелгән процедурасында уңайлыклар белән берәттән, машина хуҗалары аеруча игътибар итәргә тиешле "су асты ташлары" да бар. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев билгеләп үткәнчә, 2013 елның 15 октябреннән транспорт теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә алу сизелерлек гадиләштерелде. Шул ук вакытта, намуссыз сатучы яки сатып...

ЮХИДИ бүлегендә транспорт теркәүнең гадиләштерелгән процедурасында уңайлыклар белән берәттән, машина хуҗалары аеруча игътибар итәргә тиешле "су асты ташлары" да бар.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев билгеләп үткәнчә, 2013 елның 15 октябреннән транспорт теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә алу сизелерлек гадиләштерелде. Шул ук вакытта, намуссыз сатучы яки сатып алучы сезгә өстәмә проблемалар тудырырга мөмкин.
Әгәр яңа хуҗа автомашинаны исәпкә куйганда аның белән идарә итү белән бәйле транспорт салымын, автоматик режимда теркәлгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны вакытында түләмәгән икән, алар элеккеге хуҗага кала. Яңа хуҗаның да проблемалары туарга мөмкин. Әгәр машина залогта булса, яки аңа башка чикләү куелган икән, кабат теркәү мөмкин түгел һәм яңа хуҗа бу турыда ЮХИДИ бүлегендә генә белә. Проблеманы чишү күп көч һәм вакыт таләп итә.
Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, Дәүләт автоинспекциясе "тимер атны" теркәүне ике - элеккеге һәм яңа хуҗа катнашында сату-алу килешүеннән соң кичектермичә башкарырга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ЮХИДИ