Автомобильне теркәүнең яңа кагыйдәләре
Агымдагы елда шофёрлар өчен аерым процедураларны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән законнар кабул ителде. Автомобильләрне теркәү һәм кабат теркәү буенча үзгәрешләр турында корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Тәлгат Фазлыев белән әңгәмә корды. - Тәлгат Галиәх-мәтович, автомобильне исәптән алу кайчан кертелгән? - Яңа үзгәрешләр нигезендә, автомобиль утильгә озатылганда яки Россия чикләреннән...
Агымдагы елда шофёрлар өчен аерым процедураларны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән законнар кабул ителде. Автомобильләрне теркәү һәм кабат теркәү буенча үзгәрешләр турында корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Тәлгат Фазлыев белән әңгәмә корды.
- Тәлгат Галиәх-мәтович, автомобильне исәптән алу кайчан кертелгән?
- Яңа үзгәрешләр нигезендә, автомобиль утильгә озатылганда яки Россия чикләреннән чыгарылганда гына исәптән алу каралган. Башка очракларда автомобиль хуҗаларына башка операция башкарырга - теркәү мәгълүматларын үзгәртергә кирәк. Бу машинаны башка хуҗага тапшырганда, мисал өчен сатканда, шул ук номерын калдыру мөмкинлеге бирә. Нәкъ менә сатып алучы яки булачак хуҗасы ун көн эчендә аны исәпкә куярга тиеш. Бу очракта аның турында мәгълүмат автоматик рәвештә ДАИ бүлегенең компьютер базасында үзгәртелә. Шуны искәртәм: транспорт чарасының хуҗасы булу сату-алу килешүе белән беркетелә.
- Машинаны исәпкә кую өчен нинди документлар таләп ителә?
- бу операцияне башкару өчен ПТС (техник средствоның паспорты), сату-алу килешүе, теркәү турында таныклык (искечә - техпаспорт), техник тикшерүнең диагностик картасы, ОСАГОның иминият полисы, хуҗасының ИНН һәм паспортын тәкъдим итәргә кирәк.
- Тәлгат Галиәх-мәтович, автомобильне теркәү яки кабат теркәүгә дәүләт пошлинасы күпме?
- Әгәр сатып алучы автомобильнең элеккеге хуҗасында булган номер билгеләрен калдыра икән, аңа кабат теркәгән өчен 500 сум дәүләт пошлинасы түләтелә. Әгәр сатып алучы башка дәүләт номеры алырга теләсә, пошлина - 2000 сум. Номер билгеләре урланган, югалган яки яраксызга чыккан икән, дубликат ясаучы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бер билге бәясе - 280, икесе 560 сум тора. Әгәр гамәлдәге номер билгеләре югалган, янчелгән һәм закон таләпләренә туры килми икән, машинаны сатканда дубликатка заказ бирергә туры килә, юкса Дәүләт автоинспекциясе аларны мөстәкыйль башкага алмаштыра.
- Машинаны сатканда номер билгесен үзеңә калдырып буламы?
- Машина хуҗасы моны эшләргә хокуклы. Моның өчен аны сатканчы ЮХИДИ бүлегенә номер билгесен саклау турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта хуҗага яңа номер бирелә һәм ул машинаны шуның белән сата. Барлык кызыксындырган сораулар белән 2-33-32 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
- Һәм соңгысы. Тәлгат Галиәхмәтович, 1 сентябрьдән хокук бозган өчен йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне карау тулаем судьяларга бирелде. Димәк, машина йөртүчегә таныклыгын бирмәсә дә була?
- Әйе, бу шулай. Җитди хокук бозган очракта хәзер таныклык алынмый. Шофер аны хокуктан мәхрүм итү турында суд карары законлы көченә кергәч кенә бирәчәк. Әгәр таныклыгын суд карарыннан соң бирми икән, йөртү хокукыннан мәхрүм итү срогын озайта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7800
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8600
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8400
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика