Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобильсез көнне – велосипедта

Йөздән артык менделеевлы Бөтендөнья автомобильсез көн уңаеннан велопарадта катнашты. Ике тәгәрмәчле транспортта йөрергә яратучылар Менделеев мәйданына җыелды. Район больницасы спортчылары бердәм ачык кызыл форма һәм команда рухы белән аерылып торды. Марат Садыйков җитәкчелегендә 15 кеше 4 нче мәктәп данын якларга килде. Иң өлкән предприятие - Карпов исемендәге химзавод коллективы да...

Йөздән артык менделеевлы Бөтендөнья автомобильсез көн уңаеннан велопарадта катнашты.
Ике тәгәрмәчле транспортта йөрергә яратучылар Менделеев мәйданына җыелды. Район больницасы спортчылары бердәм ачык кызыл форма һәм команда рухы белән аерылып торды. Марат Садыйков җитәкчелегендә 15 кеше 4 нче мәктәп данын якларга килде. Иң өлкән предприятие - Карпов исемендәге химзавод коллективы да мондый чаралардан бервакытта да читтә калмый, команда составында яшьләр дә, тәҗрибәле белгечләр дә бар иде. Алар арасында - машинист Галина Сударикова, үзәк лаборатоия хезмәткәре Лилия Сафиуллина һәм башкалар. Саклык банкының өстәмә офисы җитәкчесе Марина Крылова әйтүенчә, гаилә әгьзаларының барысында да велосипед бар.
- Бүген чабышка беренче мәктәптә укучы улым Дима белән килдем, - ди Марина Петровна.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Залина Зәйнуллина өч улы - мәктәпкәчә яшьтәге Ранэль, укучылар Радмир һәм Рузәл белән стартны көтә.
- Гаиләбез белән бик теләп велосипедта йөрибез, - ди ул.
Чарада катнашучы сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын сәламләп, район башлыгы Валерий Чершинцевүзе дә спортчыларга кушылды.
Велосипедчылар артыннан соңгы елларда аеруча өлкән буын кешеләре арасында популярлык казанган скандинавия йөрешен яратучылар кузгалды. Саф һавада даими шөгыльләр педагогик хезмәт ветераны Флора Хәкимовна Садыйкова тормышында аерылгысыз өлешкә әверелде. Ул "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә җиңүче булды. Ә дүрт яшьлек Ранэль Зәйнуллин иң яшь велосипедчы исемен яулады. Үзәк район больницасы иң спорт сөюче команда дип танылды. Захаровлар "Иң спорт сөюче гаилә" номинациясендә бүләкләнде. Алар велопарадка тулы составта - әти-әнисе, ике уллары белән чыкты.
- Күңелле бәйрәм, катнашучылар да күп, - ди 1 нче мәктәп директоры урынбасары Артур Захаров. - Без гаиләбез белән велосипедта йөрергә яратабыз. Киләчәктә шәһәрдә велопарк яки велоспорт белән куркынычсыз шөгыльләнү урыны булыр дип өметләнәбез.
Бәйрәмне Яр Чаллыдан маунтинбайк буенча спортчыларның күрсәтмә чыгышы тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Велопарад