Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы переписенә әзерләнәбез

Хакимияттә узган комиссия утырышында авыл хуҗалыгы переписенә әзерлек мәсьәләләре каралды. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева хәбәр итүенчә, җирле үзидарә органнарына, ветеринария һәм башка службаларга әзерлек эшләренә керешү зарур. Менделеевск дәүләт статистикасы территориаль бүлеге җитәкчесе Валентина Заплаткина җыелганнарга перепись объектлары исемлеген формалаштыруның әзерлекнең мөһим этабы булуы турында белдерде. Бөтенроссия авыл хуҗалыгы...

Хакимияттә узган комиссия утырышында авыл хуҗалыгы переписенә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева хәбәр итүенчә, җирле үзидарә органнарына, ветеринария һәм башка службаларга әзерлек эшләренә керешү зарур.
Менделеевск дәүләт статистикасы территориаль бүлеге җитәкчесе Валентина Заплаткина җыелганнарга перепись объектлары исемлеген формалаштыруның әзерлекнең мөһим этабы булуы турында белдерде.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы переписе 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр уза. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, КФХ, шәхси һәм индивидуаль ярдәмче хуҗалыклар, бакчачылык ширкәтләре статистик тикшерү үтәчәк. Аның девизы - "Авылда тәртип - илдә муллык".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Авыл хуќалыгы переписе